Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Шалтыратуын көтеп яшибез

Татьяна Каледина Тәмтедә туып үскән, шулай да яшьлек еллары районнан, хәтта Россиядән читтә үткән. Бары 1975 елда гына гаилә Татарстанга кайткан, ә 2000 нче еллар башында Тәмтегә кайтып төпләнгән.

-Балаларым Түбән Камада туды, үзем 33 яшемдә тол калдым. Шуңа күрә балаларны үстерергә әнием һәм сеңлем булышты. Алар, беренчеләрдән булып, Тәмтегә кайтып урнаштылар һәм минем балаларны да алып кайтып киттеләр. Шәһәрдә вахта эшендә булу сәбәпле, балаларны  тиешенчә карарга һәм тәрбияләргә мөмкинлегем булмады, шулай да мин Түбән Камада озакка калмадым, балаларым һәм якыннарым янына Тәмтегә күченеп кайттым.  

Татьяна Юрьевна Тәмтедә дә эшсез утырмаган, башта мәктәп китапханәсендә, аннары мәктәптә вахтер булып эшләгән. Хәзерге вакыта ул лаеклы ялда. 

Кызы һәм улы Тәмте СПТУын тәмамлаган, кызы укуын дәвам иткән, улы Сергей исә умартачы һәм машина йөртүче булып киткән, ябылганчы училищеда эшләгән. Аннары авыл советы эшчесе буларак, төзекләндерү белән шөгыльләнгән. Соңрак Югары Ослан юл участогына эшкә урнашкан. 27 сентябрьдә мобилизацияләнгән, ә бер ай элек махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. 

-Соңгы тапкыр элемтәгә якшәмбе көнне чыкты. Үзенең исән-сау булуы, ике көн ял бирелүе турында кыскача гына хәбәр итте, - ди Татьяна Юрьевна. – Көн саен шалтырату көтәбез, моның өчен мөмкинлегенең сирәк булуын белсәк тә... Улымның һәм андагы егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, көн дә дога кылабыз, тизрәк кайтуларына өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев