Өлешчә мобилизация һәркемгә кагыла
Республикада өлешчә мобилизация вакытында 13 депутат хәрби хезмәткә чакырылган.
Аларның берсе – Казаннан, уникесе районнардан, араларында безнең районнан Тенеш шәһәр җирлеге депутаты Ренат Әхмәдуллин да бар.
Хәзерге вакытта ул мобилизацияләнгәннәр белән бергә «Казан-ЭКСПО»да урнашкан хәрби частьтә, көн саен танк училищесы полигонында өйрәнүләр уза.
«Һәркемнең шәхси коралы бар, патроннар җитәрлек, инструкторлар барысын да аңлаешлы итеп аңлаталар. Махсус хәрби операция зонасына җибәрү, мөгаен, ноябрь ахырында булыр, - диде телефон аша Ренат Әхмәдуллин.
Резервчыларның эш көне сәгать 5.00 тә башлана. Иртәнге аштан соң тезелеп басалар һәм полигонга чыгалар, анда ир-атлар көненә 11 сәгатьтән артык була, кичке җидегә кайталар. Полигонда төшке ашны поход шартларында һәм еш кына аягүрә ашыйлар. «Без тукланудан канәгать, ашату яхшы, меню төрләндерелә. Беркем дә зарланмый. Ит, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, салатлар – барысы да җитәрлек», - дип билгеләп үтте якташыбыз.
Ренат армиядә 2008-2009 елларда хезмәт иткән. Ул Казан аграр университетында укыганда, академик ял алган, армиядә хезмәт иткән һәм яраткан кызына өйләнгән. Аннары Ренат укуын дәвам иткән һәм механик белгечлеге алган. Хәзер алар тормыш иптәше белән бергә Кама Тамагы гипс руднигында эшлиләр, Ренат – гипс чыгару буенча җир асты участогының өлкән механигы, ә Наталья – лаборант.
2015 елда, 26 яшендә, ул җирле үзидарә депутаты итеп сайланган. Депутатлар – поселок советының халык белән эшләүдә беренче ярдәмчеләре дип саный ул. Алар сайлаучыларны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша.
Күптән түгел Әхмәдуллиннар йорт салган, ә быел гараж төзи башлаганнар, әмма сентябрь азагында гаилә башлыгына повестка килгән.
Ренат төзелешне тәмамлау өчен мобилизацияне кичектерүне үтенгән һәм аңа ризалык биргәннәр. Төзелештә эшне тизләтү өчен ул, ярдәм сорап, эштәге хезмәттәшләренә мөрәҗәгать иткән.
«Мобилизацияләнгәннәрнең икенче партиясен җибәрергә ике көн кала, тау цехы эшчеләре гаражның түбәсен ябарга булышты. Болар – Альберт Шакиров, Радик Миңнегалиев, Рафаэль Гайнуллин, Рәдиф Гайнуллин, Илнар Садыйков, Рәмис Фәйзуллин, Алексей Лядов, Алмаз Хәмзин, Илнар Хәйруллин, Марат Хисамов, Денис Идрисов, Александр Чичеров, Руслан Галиуллин. Ярдәмнәре өчен аларга зур рәхмәт, - диде Ренат.
Ул безнең районнан мобилизацияләнгән егетләрнең барысы белән дә тәэмин ителүен билгеләп үтте. Шимбә көнне алар янына район башлыгы Наил Вазыйхов килгән. Район активистлары белән бергә ул кирәкле барлык әйберләрне тапшырган. Кама Тамагы гипс руднигы да үзенең эшчеләрен кирәк-яраклар белән тәэмин иткән. Районның мобилизацияләнгән ир-атлары үзләренә ярдәм итәр өчен акча тапкан һәм елның салкын вакытында хәрби өйрәнүләрдә иң кирәкле булган әйберләр белән тәэмин иткән якташларына рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев