Мобилизацияләнгәннәргә Келәнчедән ярдәм озатылды
Мобилизация

Мобилизацияләнгәннәргә Келәнчедән ярдәм озатылды

Районның барлык җирлекләрендә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештыру эшләре бара.

- Мобилизациянең беренче дулкыны вакытында Келәнче халкы 5000 сум акча җыеп, мәчеткә тапшырды. Әлеге акчалар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә җыела, ә аннары мобилизацияләнгән гражданнар өчен кирәкле барлык әйберләрне сатып алуга тотыла, - диде җирлек башлыгы Дамир Кадыйров. - Соңрак безнең авыл халкы тагын 20 000 сум акча һәм җылы әйберләр җыйды.

Безнең җирлектә мобилизация өч гаиләгә кагылды. Җыелган акчаның һәм әйберләрнең барысын да мобилизацияләнгән ир-егетләргә туганнары аша тапшырдык. Моннан тыш, мобилизацияләнгән ирнең гаиләсенә – кечкенә баласы булган, авылда эш таба алмаган яшь анага ярдәм күрсәтелде.


Нет комментариев