Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Малайлар әтиләрен көтә

Любовь Захарованы хезмәттәшебез дип тә атарга була, ул Тәмте элемтә бүлегендә хат ташучы булып эшли.

Тәмтедә туып-үскән Любовь Владимировна бәхетен шәһәрдән эзләгән, ә ул ерак түгел – туган авылында булып чыга. Кияүгә чыгып, өч кыз һәм бер ул үстерә.

- Казанда заводта эшләдем, Тәмтегә кайткач, СХТда бераз эшләдем, ә 1991 елдан бирле почтада эшлим. Балаларым янымда яши. Алар өчесе дә җирле ПТУны тәмамладылар, өчесе дә эшли.

Улы 2000 нче еллар башында армиядә хезмәт иткән, өйләнгән, ике улы үсә, алар Тәмте мәктәбенең 5 һәм 9 сыйныф укучылары.

27 сентябрьдә Сергей Захаровны мобилизацияләгәннәр. Армиядәге белгечлеге буенча ул сапер-минер, өлкән сержант, шуңа күрә взвод белән җитәкчелек итә.

- Якшәмбе көнне элемтәгә чыкты, атышка эләгүләре турында хәбәр итте, шөкер, барысы да исән.

Һәр көн без –  үзем һәм апалары, хатыны һәм балалары аннан хәбәр көтәбез. Кайтыр дип өмет итәбез. Ул безгә бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев