Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Кама Тамагы йөздән артык ир-атны озатты

Мобилизация тәмам, республика йөкләмәне үтәде, әмма үзләре теләп мобилизацияләнүчеләр хәрбиләр сафын тулыландыра ала.

Лариса һәм Фәрит интернет аша танышкан. Лариса күрше республикадан Казанга күченеп килгән, башкала заводларының берсендә эшли. Фәрит Кече Мәрәтхуҗадан, шулай ук Казанда яшәгән һәм эшләгән.

Октябрьдә Фәрит Мөхәммәтшинга 35 яшь тулган, ул 2006-2008 елларда эчке гаскәрләрдә армия хезмәте үткән. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаган, Кече Салтык авыл җирлегеннән мобилизацияләнүчеләр арасында ул бишенче, Кече Мәрәтхуҗадан икенче булып тора.

– Ни өчен үзегез теләп барырга булдыгыз?

– Авылдашым Раил Насыйбуллин беренче дулкын белән сентябрьдә чакырылды. Ул Чечен республикасында хезмәт иткән, хәрби тәҗрибәгә ия. Җирлектән тагын өч егет китте. Миңа әллә ничек уңайсыз булып китте, әйтерсең, качып ятам. Шуңа күрә үзем хәрби комиссариатка килдем һәм, мобилизациягә кушылырга теләк белдереп, гариза яздым.

– Мобилизация тәмам, без хәзер беркемне дә чакыртмыйбыз, беркемгә дә повестка бирә алмыйбыз, - диде район хәрби комиссары Таһир Миннекәев. – Әмма үзләре теләп килүчеләр булса, аларны мобилизация пунктына җибәрәбез.

Китәр алдыннан Фәрит һәм Лариса никахларын теркәгәннәр. Бу – Кама Тамагында мобилизацияләнүче белән теркәлгән сигезенче никах.

Фәрит Мөхәммәтшинны  озатырга хатыны Лариса һәм сеңлесе Чулпан килгәннәр иде. Район башлыгы Наил Вазыйхов һәм хәрби комиссар Таһир Миннекәев аның лаеклы хезмәт итүен һәм исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев