Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Якташлар солдатларга ярдәм итә

Кече Салтык авылында яшәүчеләр, Бөек Ватан сугышы чорындагы кебек, мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм күрсәтергә булган.

«Кызыл Армияне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итик», «Җиңүне яуларга кирәк, Җиңү безнең якта булачак!» –  1941 елда газетабызда  мәкаләләр әнә шундый баш астында чыккан. Менә хәзер дә, ил өчен авыр вакытлар җиткәч, кораллы көчләрне генә түгел, ә гади кешеләрне дә мобилизацияләү зарурлыгы булгач, район кешеләре күп еллар элек булган кебек, берләшеп, солдатларга ярдәм итә.  

– Мәдәният йортыбыз каршында «Ачык сандык» дип аталган кул эшләре клубы эшли, - диде Кече Салтык авылы клубы мөдире Фәйрүзә Җиһаншина. – Әлеге клубка йөрүчеләр мобилизацияләнгән якташларыбызга җылы оекбашлар бәйләргә теләк белдерде. Идеяне битараф булмаган авыл кешеләре дә кабул итте: кемдер оекбашларны үзе бәйләде, кемдер кибеттән сатып алды. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә без егетләргә 23 пар оекбаш һәм 2100 сум акча җибәрдек. Аннары тагын 13 пар оекбаш тапшырылды. Без мобилизацияләнгән ир-егетләрнең барысының да исән-имин өйләренә кайтуларын телибез…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев