Тәнзилә Фәтхисламова иртә тол калган, шуңа күрә биш баласын ялгыз үстерергә туры килгән аңа.
Фермада эшләгән һәм эшләп кенә калмаган, ул алдынгы сыер савучы булган. Мал-туар асрауга шулкадәр күнеккән ки, хәтта хәзер, балалары үсеп, таралышканнан соң да ул ике сыер асравын дәвам итә.
- Алдынгы сыер савучы булганга, совхоз директоры Әхәт Галиев аңа газ казаны биргән иде, ул казан әлегәчә эшли, йортны җылыта, - ди кызы Фәйрүзә. - Әни эшсез калудан курка, эш аңа абыйны уйлап борчылуларыннан арынып торырга ярдәм итә.
- Рамил мобилизациянең беренче дулкыны белән китте, ул инде бер айдан бирле хәрби операция зонасында, - ди Тәнзилә Гариф кызы.- Аның белән бергә авылдашларыбыз Иван Лукин һәм Петр Пляшев та булуы күңелне юата. Улым әлегә өйләнмәгән, иптәшләре өйләнгәннәр, икешәр балалары бар. Егетләр бер-берсенә ярдәм итә.
- Тагын бер энебез Фәнис тә контрактка кул куйды, ул хәзер Камчаткада хезмәт итә. Малайлардан иң өлкәне Ринат – танкер капитаны, ә без сеңлем белән районда эшлибез, - ди Фәйрүзә.
Нет комментариев