Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Беренче төркем районга ялга кайтты

Район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән ир-атлар март аенда махсус операция зонасыннан ялга кайта башлады.

Узган атнада 5 кешедән торган беренче төркем кайтты, без аларның кайберләре белән очрашып, якыннары белән аралаштык.

Әлбәттә, якыннары кыска вакытка булса да кадерле кешеләренең кайтуына бик шат, аларның хисләрен сүзләр белән генә аңлату кыен, озак вакыт күрешми торгач һәм борчылып көткәннән соң, газиз улларын кочаклау мөмкинлеге бигрәк тә әниләр өчен зур бәхет.

Ришат Хәсәнов Кече Салтыктан, аңа 25 яшь, әлегә өйләнмәгән. Мобилизациягә кадәр башта агрофирмада, ә аннары Тенеш руднигында эшләгән.

Ришат Кама Тамагы татар мәктәбен, ә аннары Тәмте училищесын тәмамлаган. Ул туган авылын һәм авыл тормышын ярата, беркайчан да беркая да күченергә ниятләмәгән.

Без аның белән сөйләшеп алдык. Ул 2016 елда армиядә Мәскәү янында Һава-космик көчләрендә хезмәт итүе турында әйтте. Ә 2022 елның октябрендә Кама Тамагыннан калган мобилизацияләнгәннәр белән бергә Казандагы җыелу пунктына киткән. Ришат билгеләп үткәнчә, полигонда үткәргән вакытның һәм җыелу пунктында алган күнекмәләрнең махсус операция зонасында файдасы булган.

Ришат, башка мобилизацияләнгән егетләр кебек үк, алгы сызыктагы вакыйгалар турында бик аз сөйли, ул бары тик: «Тату хезмәт итәбез, кайда булсак та бергә, бер-беребезгә булышабыз», - дип кенә әйтте.

Сеңлесе Рәзинә Әбуталипова аның кайтачагы турында бер генә көн алдан белүләре, бик көтүләре, әзерләнүләре турында әйтте. Ришат кайтканнан соң, аның белән күрешеп сөйләшү өчен икенче көнне үк аларның йортына туганнары һәм якыннары җыелган. Әнисе Резидә Зиннәт кызы авылда яши, ире берничә ел элек вафат булган, ә улы өйдә булмаганда, аңа кияве һәм кодасы ярдәм итә. Хәсәновларга баргач, без йорт ишегалдындагы хуҗалык корылмаларын тәртипкә китерергә ярдәм итүче Айдар Әбуталиповны очраттык. Ришатның әнисе махсус операциянең тизрәк тәмамлануын һәм улының өйгә кайтуын бик көтә.

Газетабызда Резидә Хәсәнова турында язганыбыз бар, ул авылның башка хатын-кызлары белән бергә солдатлар өчен оекбашлар бәйләде. Җылы оекбашларны берничә тапкыр посылкалар белән хәрби операция зонасына җибәргәннәр. Кызганыч, алар Ришатка барып җитмәгән, әмма шуны әйтергә кирәк – балаларны шундый авыр шартларда ана мәхәббәте саклап йөртә.

Тагын бер мобилизацияләнгән егет белән очраштык, ул – елгачылар бистәсеннән Динар Сабитов. Махсус операция зонасына җибәрелгәнче, Казанда яшәгән, үз эше белән шөгыльләнгән, әмма мобилизация башланганнан соң, ике дә уйламыйча, шунда ук Кама Тамагы хәрби комиссариатына кайткан. «Балачактан ук хәрби булырга хыялландым. Махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылдым, әти-әнием минем карарымны кабул итте, борчылсалар да, башкача кыла алмадым», - ди ул.

Динар Затон мәктәбен, аннары Казанда югары уку йортын тәмамлаган, ә 2005 елда армиягә киткән, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 179 нчы коткару үзәгендә хезмәт иткән, ул армияне дисциплинага өйрәтә дип саный. Динар беренче вакытта алгы сызыкта чыннан да авыр булуын билгеләп үтте. «Беренче көннәрдә генә кыен, аннары барыбыз да ияләштек», - ди ул. Шулай ук ул солдатларның барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителүе турында әйтте.

Кайткач, ул иң беренче балаларын кочаклаган, дуслары һәм туганнары белән күрешкән, ә аннары Куйбышев Затонына әти-әнисе янына кайткан.

Аның әти-әнисе Дилбәр Билал кызы һәм Таһир Гарәфетдин улы пенсиядә, әнисе Затон линия хастаханәсендә шәфкать туташы булып, ә әтисе подстанциядә эшләгән.

Сабитовлар йортында бик җылы һәм уңайлы, әнисе улына яраткан ризыкларын әзерли. «Улыбызның ялга кайтуына бик шатбыз, әлбәттә, яңадан аерылу авыр булачак. Кайтуын бик көтәчәкбез, һәр көнне догалар укыйм, барлык ир-егетләребез дә исән-имин  кайтсыннар, барыбызга да тынычлык телим! - диде Дилбәр ханым. 

Динарның әтисе дә хәрби хезмәт үткән кеше, армиянең нәрсә икәнен белә: «Улыбызның карарына хөрмәт белән карадык, ул, күп кенә башка ир-егетләр кебек, Ватаныбызны саклый, алар барысы да безнең өчен чын геройлар. Әлбәттә, һәркем өчен якыннары борчыла һәм кайтуын көтә».

Әти-әнисе белән сөйләшкәндә, Динарның ике бабасының да Бөек Ватан сугышында катнашканы ачыкланды, алар беренче көннән үк фронтка киткән, Җиңү белән әйләнеп кайтканнар. Дилбәр ханымның әтисе Билал Зыятдин улы Зыятдинов Олы Кариледән, Сталинградны узган һәм, Таһир әфәнденең әтисе Гарәфетдин Кашаф улы Сабитов кебек үк, бүләкләнүләргә тәкъдим ителгән. Бөек Ватан сугышы геройларының оныгы бүгенге вакыйгалардан читтә кала алмый.

“Егетләрнең якыннарына нәрсә әйтер идең” дигән сорауга Динар: «Көтәргә һәм яхшыга өметләнергә кирәк, чөнки уйлар материальләшә», - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев