Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшь IT-ләр яңа технологияләр үзләштерә

Агымдагы елның июненнән Кама Тамагы урта мәктәбендә IT-гимнастика түгәрәге эшли. Аны укытучы Фәрит Равилов җитәкли. Укучылары 3D принтеры җыйган IT-технологияләр конкурсында нәкъ менә Фәрит Рәшит улы укучылары белән катнашты. Бүләк сыйфатында алар киләчәктә эшләү өчен яңа җиһазлар алды. Узган ике айда укучылар гади модельләр эшләргә йөрәнгән. -Без интернеттан әзер 3...

Агымдагы елның июненнән Кама Тамагы урта мәктәбендә IT-гимнастика түгәрәге эшли. Аны укытучы Фәрит Равилов җитәкли.

Укучылары 3D принтеры җыйган IT-технологияләр конкурсында нәкъ менә Фәрит Рәшит улы укучылары белән катнашты. Бүләк сыйфатында алар киләчәктә эшләү өчен яңа җиһазлар алды. Узган ике айда укучылар гади модельләр эшләргә йөрәнгән.

-Без интернеттан әзер 3 D-модель табып, әлеге мәгълүматны программага кертәбез һәм принтер безгә кирәкле детальне яки фигураны ясый,- ди Никитиа Кузнецов һәм Тимур Хәйруллин.- Без һәм Ильяс Гомәров Казанга конкурска барып, әлеге принтерны җыйдык, менә әлеге чарада төшкән фотобыз.

-Әлеге түгәрәккә ничә бала йөри?

-8 һәм 10 сыйныфтан 12 укучы йөри,- ди түгәрәк җитәкчече Фәрит Равилов. - Хәзер безнең бурыч - булган техникага ниндидер бер өлеш яки запас часть итеп 3Dны үзебезгә ясарга өйрәнергә кирәк. Укучылар, детальнең бер сәгатьтән биш сәгатькә кадәр эшләнүенә карамастан, түгәрәккә теләп йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X