Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уку йортларында финанс грамоталыгы көне

5-6 сентябрьдә ТР белем бирү оешмаларында 9.00дан 15.00 сәгатькә кадәр лекторлар сыйфатында финанс җәмгыятенең абруйлы экспертлары - банк, биржа , брокер, иминләү, аудитор, бәя бирү, инвестиция һәм идарә компанияләре, рейтинг, агетлык, пенсия фонды, салым хезмәте идарәләре, дәүләт финанс оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләрен, шулай ук финанс-икътисад вузлары укытучыларын җәлеп итеп, ачык...

5-6 сентябрьдә ТР белем бирү оешмаларында 9.00дан 15.00 сәгатькә кадәр лекторлар сыйфатында финанс җәмгыятенең абруйлы экспертлары - банк, биржа , брокер, иминләү, аудитор, бәя бирү, инвестиция һәм идарә компанияләре, рейтинг, агетлык, пенсия фонды, салым хезмәте идарәләре, дәүләт финанс оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләрен, шулай ук финанс-икътисад вузлары укытучыларын җәлеп итеп, ачык дәрес, лекция, мастер-класс, интеллектуаль уен формасында "Уку йортларында финанс грамоталыгы көне" Бөтенроссия акциясе үткәрелә.

Акциянең максаты - шәхси финансларга нәтиҗәле идарә итү культурасын һәм күнекмәләрен формалаштыру, бу исә яшь татарстанлыларның финанс куркынычсызлыгына һәм киләчәктәге иминлегенә ярдәм итәчәк. "Уку йортларында финанс грамоталыгы көне" акциясе укучыларның Россия финанс базары, аның структурасы, функцияләре, инструментлары һәм продуктлары турында хәбәрдар булуын арттыруга юнәлдерелгән. Ачык дәресләр вакытында укучылар финанс ресурсларын рациональ куллану һәм ваклап сату финанс хезмәтләренә карата дөрес куллану нигезләре белән танышачак. Әлеге чара вакыт таләбенә җавап булып тора. Социалистик һәм аннан соңгы чорда яшәгән өлкән буынның финанс өлкәсендә практик белеме алу һәм аны балалары, оныклары белән уртклашу мөмкинлеге булмауны исәпкә алып, ул көнүзәккә әверелде. Россия яшьләренең хәзерге буыны базар икътисады шартларында үз керемнәрен планлаштыру, саклау һәм арттыруның гади күнекмәләрен үзләштерүгә мохтаҗ. Акция чаралары әлеге бушлыкны тулыландырырга тиеш. Аның девизы - "Уңышлы эшләүче яшь гражданнар - уңышлы ил!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев