Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Супер әби

Үсеп килүче буында өлкәннәргә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү максатыннан Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Минем әби - супер" бәйгесе үткәрелде.

Чарага сөйкемле, йомшак күңелле дәү әниләребез килгән иде. Алар - Хисамова Мәдинә, Мөхәммәтшина Мәймүнә, Нәҗмиева Иңгөл, Ибниева Шәйдә, Гарифуллина Альмира апалар.

Бәйгене педагог-оештыручы Альбина Айсина алып барды. "Әйдәгез, танышыйк" бәйгесендә өлкәннәр үзләре белән таныштырды, оныкларына матур теләкләр дә теләде. Икенче бәйгедә оныклар һәм әбиләр үзләренең булганлыкларын, тапкырлыкларын мәкаль һәм табышмакларга җавап бирүдә күрсәтте. "Йомгак чорнау", "Ачык авыз" уеннарында актив булды.

Кичә музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Соңыннан нәтиҗәләр ясалды, бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев