Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район данын яклады

Татарстанда Россия прокуратурасы оешуга багышланган ведомствоара иншалар конкурсына йомгак ясалды. Анда 41 муниципаль районнан 6200 укучы катнашты. 218 эш сайлап алынды, шуның 20се иң яхшысы дип табылды. 21 майда ТР прокуратурасында җиңүчеләрне тантаналы шартларда хөрмәтләү булды. Анда ТР прокуроры Кафиль Әмиров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Д. Мостафин, ТРда...

Татарстанда Россия прокуратурасы оешуга багышланган ведомствоара иншалар конкурсына йомгак ясалды. Анда 41 муниципаль районнан 6200 укучы катнашты.
218 эш сайлап алынды, шуның 20се иң яхшысы дип табылды. 21 майда ТР прокуратурасында җиңүчеләрне тантаналы шартларда хөрмәтләү булды. Анда ТР прокуроры Кафиль Әмиров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Д. Мостафин, ТРда бала хокукы буенча вәкил Гүзәл Удачина катнашты.
Районыбыз прокуроры Фәнис Шәйхаттаров турында инша язып икенче урынны алган Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Әхмәтшинаны (ул катнашучылардан үз иншасыннан өзек уку хокукы алган бердәнбер катнашучы булды) һәм аның укытучысы Татьяна Гращенкованы җиңүләре белән котлыйбыз.
Рәсемдә: Алинө Өхмөтшина, Фөнис Шөйхаттаров, Татьяна Гращенкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев