Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Матур һәм файдалы

Районның һәр мәктәбе үз территориясен кызыклы эшләнмәләр, табышлар белән бизәргә тырышкан. Кемдер кунакларны гадәти булмаган чәчәклекләре, кемдер кечкенә формадагы архитектура белән гаҗәпкә калдырган. Иске Казиле мәктәбе территориясен агач тегермән, кое һәм үрелгән читән һәм чәчәккә күмелгән арба куелган авыл почмагы макеты бизи. Биредә башка табышлар да шактый. Мәсәлән, һәр фонарь...

Районның һәр мәктәбе үз территориясен кызыклы эшләнмәләр, табышлар белән бизәргә тырышкан. Кемдер кунакларны гадәти булмаган чәчәклекләре, кемдер кечкенә формадагы архитектура белән гаҗәпкә калдырган.

Иске Казиле мәктәбе территориясен агач тегермән, кое һәм үрелгән читән һәм чәчәккә күмелгән арба куелган авыл почмагы макеты бизи. Биредә башка табышлар да шактый. Мәсәлән, һәр фонарь баганасы үрмәле чәчәкләр өчен үзенчә бер аслыкка әверелгән. Әмма мәктәп ашханәсе өчен тигез рәтләр белән үсеп утыручы мәктәп яны участогы мәктәпнең лаеклы бизәлеше булып торадыр, мөгаен. Авыл мәктәбе укучылары өчен хезмәте күп түгел кебек - чүбен утыйсы да су сибәсе. Ә менә кышын аш пешерүчеләр өчен зур ярдәм бу. Витаминлы салат белән мәктәптәге төшке аш тәмле дә, файдалы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев