Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Компьютер мавыгу гына түгел

Фәрит Равилов укучылары - IT-гимнастика түгәрәге (ул ярты ел элек оештырылган иде) әгъзалары бүген Google-документлар системасында ышанычлы эшли. - Бездә база формалашкан, аңа кирәк булган очракта яңа мәгълүматлар кертелә, - ди Фәрит Рәшит улы - Без бу форманы, мәсәлән, төрле зур чараларда катнашучыларны электрон теркәү вакытында куллана алабыз. Аерым алганда,...

Фәрит Равилов укучылары - IT-гимнастика түгәрәге (ул ярты ел элек оештырылган иде) әгъзалары бүген Google-документлар системасында ышанычлы эшли.

- Бездә база формалашкан, аңа кирәк булган очракта яңа мәгълүматлар кертелә, - ди Фәрит Рәшит улы - Без бу форманы, мәсәлән, төрле зур чараларда катнашучыларны электрон теркәү вакытында куллана алабыз. Аерым алганда, бу эшне безнең түгәрәк укучылары узган атнада үткәрелгән башлангыч сыйныф укытучыларының зона семинарында башкарды. бу юлы теркәүнең яңа системасын мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы конференциясе делегатлары үзләрендә сынады. Форма - бердәм документ, анда бер файлда берүк вакытта берничә кеше эшли ала. Түгәрәккә йөрүче укучылар IT-технологияләр республика конкурсы йомгаклары буенча бүләккә алынган 3D принтерыннан грамоталы куллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев