Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Киләчәккә планнар

Беренче сыйныф укучылары Айнур Сабирҗанов һәм Рамил Мингалиев тырыша-тырыша дәфтәрләренә кечкенә җөмләләр яза. Алар Көрәле башлангыч мәктәбендә укыйлар. Малайлар русча да, татарча да бик яхшы сөйләшә, исәплиләр, укыйлар. Биредә, һичшиксез, укытучылар Рәфидә Хәбибуллина роле зур. Укытучы гомеренең утыз елын мәктәпкә багышлаган. Янәшәдә - күрше кабинетта өченче сыйныф укучысы Диана Зәйнуллина...

Беренче сыйныф укучылары Айнур Сабирҗанов һәм Рамил Мингалиев тырыша-тырыша дәфтәрләренә кечкенә җөмләләр яза.

Алар Көрәле башлангыч мәктәбендә укыйлар. Малайлар русча да, татарча да бик яхшы сөйләшә, исәплиләр, укыйлар. Биредә, һичшиксез, укытучылар Рәфидә Хәбибуллина роле зур. Укытучы гомеренең утыз елын мәктәпкә багышлаган. Янәшәдә - күрше кабинетта өченче сыйныф укучысы Диана Зәйнуллина һәм Рамилә Нуруллина укый. Җәмилә Нуруллинаның укучылары тырышлар. Соңгы елларда авылда күп кенә яхшы үзгәрешләр булган. Берничә ел элек авылга кереп тә булмаса, клубның түбәсеннән су үткән, тәрәзәләрдән кышын да, җәен дә пленканы алып тормаган булсалар, хәзер олы юлдан Көрәлегә кадәр асфальт юлдан 15-20 минут эчендә килеп җитеп була. Үзсалым программасы буенча урамнарга вак таш салынган, аны тиешенчә тигезләп, тыгызлыйсы калган. Авылны мәчет ямьләндереп тора. Матур, зур, иркен йортлар кешеләрнең авылдан китәргә җыенмаулары хакында сөйли. Урамнар чиста, чүп-чар, төзелеш калдыклары күренми. Печән һәм салам шәхси ярдәмче хуҗалыклар ишек алларына пөхтәләп өелгән. Әлбәттә, биредә эшлисе эшләр шактый әле. Әмма бу киләчәккә планнарда каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X