Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Имтиханнарга әзерләнәбез

19 февральдә ТР Министрлар Кабинетында ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин җитәкчелегендә брифинг үткәрелде. Быел 9 сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе 14 фәннән булачак. Мәҗбүри фәннәр арасында рус һәм татар телләре, математика. Имтихан тапшыру өчен тагын ике фәнне тугыз сыйныфлар үзләре сайлаячак. Татар теленнән кҮмнар (контроль үлчәү материаллары) телне өйрәнүнең...

19 февральдә ТР Министрлар Кабинетында ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин җитәкчелегендә брифинг үткәрелде.
Быел 9 сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе 14 фәннән булачак. Мәҗбүри фәннәр арасында рус һәм татар телләре, математика. Имтихан тапшыру өчен тагын ике фәнне тугыз сыйныфлар үзләре сайлаячак. Татар теленнән кҮмнар (контроль үлчәү материаллары) телне өйрәнүнең төрле дәрәҗәсе өчен өч төрдә булачак.9 сыйныфларда ДЙАны традицион формада укучыларның 6 категориясе тапшыра алачак, болар, нигездә, сәламәтлекләре какшаган балалар. Имтиханнарны билгеләнгән вакыттан алда тапшыру да каралган. Җәмгыять белеме, тарих, информатика, чит телләр һәм химиядән имтихан тапшырганда үзгәрешләр юк. Биология, физика, рус теле һәм географиядән тапшырганда берникадәр үзгәрешләр булачак. Математикадан имтиханнарда шактый гына үзгәрешләр булачак. Имтиханнар тапшыру көннәре һәм резерв көннәр билгеләнгән.
БДИ тапшырганда чыгарылышлар өчен берникадәр үзгәрешләр җәмгыять белеме, информатика, география, рус теле һәм әдәбиятына кагылачак. Тарихтан имтихан биргәндә шактый үзгәрешләр каралган. Биредә карта, иллюстрацияле материал һәм тарихи чыганаклар белән эшләү биреме саны артачак. барлык фәннәр буенча минималь чик җиткерелгән. Иң югары балл - информатикадан 40 балл, иң түбәне - математикадан 24 балл. Быел рус теленнән имтихан тапшыру вакыты 30 минутка арттырылды. Алдагыча ук имтиханнарда җәмәгать күзәтүчеләре, СМИ, прокуратура вәкилләре, ТР ДИКнең вәкаләтле вәкилләре катнашачак. Имтиханнарны төп вакытта тапшыру мөмкинлеге булмаган узган елгы чыгарылышлар, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре чыгарылышлары БДИны өстәмә вакытта («икенче дулкын») тапшыра ала.
гыйнварда мәҗбүри фәннәрдән БДИ буенча сынау имтиханнары үткәрелде, мартта интернет-форум үткәрелә, апрельдә икенче сынау имтиханнары оештырыла. Әлеге чаралар Идел буе федераль университет ярдәмендә үткәрелә. 2013 елда Татарстан КҮМнарны камилләштерү һәм укучылар эшенә бәя бирүнең федераль проектына кертелгән. барлык имтиханнар катлаулыкларсыз үтәчәк. Универсиада чаралары соңрак үткәрелә һәм имтиханнар үткәрүгә комачауламаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X