Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хуш киләсең, көз!

Безнең Келәнче балалар бакчасында федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп тәрбияләүнең комплекслы-тематик планы төзелде. Ул үз эченә утыз алты проектны ала һәм уку елы башыннан икесе тормышка ашырылды инде. Чираттагы зур проектның исеме "Хуш киләсең, көз!". Аның барышында балалар көз турында шигырьләр, җырлар, уеннар өйрәнде, көзге табигать күренешләрен рәсемдә сурәтләде, көзе яфраклардан...

Безнең Келәнче балалар бакчасында федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп тәрбияләүнең комплекслы-тематик планы төзелде.

Ул үз эченә утыз алты проектны ала һәм уку елы башыннан икесе тормышка ашырылды инде. Чираттагы зур проектның исеме "Хуш киләсең, көз!". Аның барышында балалар көз турында шигырьләр, җырлар, уеннар өйрәнде, көзге табигать күренешләрен рәсемдә сурәтләде, көзе яфраклардан композиция ясады. Математика дәресендә көзге яфраклар һәм нигъмәтләрне сынады. Соңыннан балалар тәрбияче белән берлектә көзге бакчага сәяхәткә барды. Әбиләр чуагының җылы кояшында балалар пәрәвезләр куышып уйнады, көз нигъмәтләре - кызарып пешкән алмалар җыйды, белемнәрен ныгытты. Балалар саф һавада табигать кочагында туйганчы уйнап, алдагы уку елына көч-куәт туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев