Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Башлангыч сыйныф укытучыларының зона семинары

2014-2015 уку елында республика мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларына (ФГОС НОО) этаплап күчү тәмамланды, бу исә әлеге дәрәҗәдә белем бирүне оештыруда үзгәрешләргә китерергә тиеш. 24 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучыларының зона семинары "Универсал укыту гамәлләре формалаштыру чарасы буларак башлангыч сыйныф...

2014-2015 уку елында республика мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларына (ФГОС НОО) этаплап күчү тәмамланды, бу исә әлеге дәрәҗәдә белем бирүне оештыруда үзгәрешләргә китерергә тиеш.

24 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучыларының зона семинары "Универсал укыту гамәлләре формалаштыру чарасы буларак башлангыч сыйныф укучыларының актив танып белү эшчәнлеген оештыруның төрле формалары" мәсьәләсенә багышланган иде. Семинарда район авыл һәм шәһәр мәктәпләре укытучылары катнашты, шулай ук Югары Ослан, Тәтеш, Апас районы укытучылары да чакырылган иде. Кама Тамагы урта мәктәбе укытучылары Софья Хәйретдинова, Нина Бубнова, Раилә Вазыйхова, Галина Митрошина, Юлия Малафеева ачык дәрес һәм сыйныфтан тыш чара күрсәтте. Алар катнашучылар өчен чын мастер-класс булды. Семинар ахырында катнашучыларна сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев