Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Башкалага сәяхәт

Әйтәләр бит кояшта да Гыйбрәтле таплар була, Халыкта да мәңге калыр Бәхәссез затлар була. Андыйлар бездә дә бар ул, Тарихта кала торган "Әлдермештән Әлмәндәр карт, Мәрәтхуҗадан Туфан" . Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага- бөтен татар халкы өчен драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт бүгенге...

Әйтәләр бит кояшта да

Гыйбрәтле таплар була,

Халыкта да мәңге калыр

Бәхәссез затлар була.

Андыйлар бездә дә бар ул,

Тарихта кала торган

"Әлдермештән Әлмәндәр карт,

Мәрәтхуҗадан Туфан" .

Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага- бөтен татар халкы өчен драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт бүгенге көн үзәгендә, озын гомерле. 26 октябрьдә Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына Т.Миңнуллинның заманча эшләнелгән "Авыл эте Акбай" (Режиссеры Лилия Әхмәтова, композиторы Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда Ахиярова) исемле музыкаль спектаклен карарга барды. Спектакль башланганчы укучыларга Г.Камал бинасына экскурсия оештырылды. Укучылар истәлекле урыннарны карадылар, фотосурәтләргә төште. Кече зал бинасында балаларга кызыклы һәм зәвыклы музыкаль спектакль күрсәтелде. Бу спектакльдә Акбай ролен башкарган Илнур Закиров, Тәмлетамак ролен уйнаучы Ләйсән Фәйзуллина, Бульдог ролендә Ирек Кашапов, Чарли ролен уйнаган Гүзәл Шакирова барысының да күңелләренә хуш килде. Спектакль барышында артистларыбыз зур алкышларга күмелде. Барыннан да бигрәк укучыларыбыз артистларны якыннан күрү бәхетенә иреште. Бу сәяхәтне оештыруга Т.Миңнуллин музее директоры Нәҗмиева Рәсимә Шәрифҗан кызы да үзенең зур теләген белдерде. Сәяхәт ял көненә туры килсә дә, татар теле укытучылары: Исмәгыйлева Гөлнара Рафаэль кызы, Мөхәмәдиева Чулпан Рафаэль кызы, Шакирова Лилия Искәндәр кызы, Хәйруллина Раушания Шәрипҗан кызы, Закирова Сания Исмәгыйль кызы укучыларның янәшәсендә булды. Сәяхәт барысына да бик ошады. Ата-аналарга да безнең белән тыгыз хезмәттәшлек итүләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев