Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Башлангыч биредә салына

8 ноябрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә «4 сыйныфта укучыларга мониторинг тикшерүе» темасына башлангыч сыйныф укытучыларының методик көне үткәрелде. Көн «4 сыйныф укучыларын мониторинг тикшеренүләргә әзерләү» темасына башлангыч сыйныф укытучылары чыгышлары һәм мастер-классларыннан башланды. Анда 4 сыйныф укучыларына рус һәм татар теле, математика буенча текст үткәрүдә күргәзмә әспаблар һәм презентацияләр...

8 ноябрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә «4 сыйныфта укучыларга мониторинг тикшерүе» темасына башлангыч сыйныф укытучыларының методик көне үткәрелде.
Көн «4 сыйныф укучыларын мониторинг тикшеренүләргә әзерләү» темасына башлангыч сыйныф укытучылары чыгышлары һәм мастер-классларыннан башланды. Анда 4 сыйныф укучыларына рус һәм татар теле, математика буенча текст үткәрүдә күргәзмә әспаблар һәм презентацияләр кулланылды.
Утырышта шулай ук муниципаль район башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров «Башлангыч белемне үстерү перспективасы» проблемасы буенча чыгыш ясады. «ИМЦ» МБУ өлкән методисты Зилә Гыймадиева 4 сыйныфта дини культура һәм этика нигезләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ахырдан «ИМЦ» МБУ методисты Гөлназ Мингазиева узган уку елларында 4 сыйныф укучыларына мониторинг тикшеренүләр нәтиҗәләре турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X