Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Семинар-киңәшмә

14 октябрьдә район мәдәният хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина киңәшмәне ачып, юбилярларны, туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне, шулай ук "Авыл җирлеге территориясендәге иң яхшы учреждение" конкурсы йомгаклары буенча бүләккә лаек булган Тәмте мәдәният йорты мөдире Вера Колесованы тәбрикләде. Мәдәният хезмәткәрләре өченче кварталга презинтация белән йомгак ясадылар....

14 октябрьдә район мәдәният хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина киңәшмәне ачып, юбилярларны, туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне, шулай ук "Авыл җирлеге территориясендәге иң яхшы учреждение" конкурсы йомгаклары буенча бүләккә лаек булган Тәмте мәдәният йорты мөдире Вера Колесованы тәбрикләде. Мәдәният хезмәткәрләре өченче кварталга презинтация белән йомгак ясадылар. Башкарылган эш турындагы отчет белән мәдәният йорты мөдирләре: Сөйкидән Екатерина Сорокина, Мор.Каратайдан Ирина Окунева, Олы Салтыктан Илфат Гарифуллин, китапханәчеләр: Красновидоводан Ольга Олейнина, Караталдан Дамирә Сөләйманова чыгыш ясады. Өченче кварталда үткәрелгән чаралар белән авылара үзәк китапханә директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Госманова таныштырды. Район мәдәният йорты методисты Лира Киселева район, республика конкурсларында һәм фестивальләрендә катнашуга анализ ясады. 11 октябрьдә Казан шәһәрендә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сәхнәләштерелгән концертларның сценарий-режиссерлык куелышы" темасы буенча укулар үткәрелде. Анда безнең районнан Столяров исемендәге мәдәният йорты мөдире Оксана Забродина, сәнгать җитәкчесе Наталья Никифрова катнашты. Шул уңайдан алар сәхнәләштерелгән концертлар кую тәҗрибәсе белән уртаклашты, дөрес грим салуның әһәмияте турында сөйләделәр. Агымдагы мәсьәләләр буенча Нәсимә Ибәтуллина чыгыш ясады. Ул хезмәт дисциплинасы, клублар, китапханәләр эшен мәктәп һәм авыл җирлекләре белән бергә алып бару, шулай ук түләүле хезмәтләр турында сөйләде. Барлык мәдәният учреждениеләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия, грантлар алуда катнашырга чакырды. Экология, сәламәт яшәү рәвеше, өлкән яшьтәгеләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча проектлар төзеп, аларны эшләүдә актив катнашырга кирәк. Боларның барысына да 503 мең сум грант откан Кама Тамагы филиалы үрнәк булып тора.. Киңәшмәдә барлык мәсьәләләр дә тулы күләмдә тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев