Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сагынып көттек ел буе

24 декабрьдә район үзәгендә мәдәният йорты каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысы ачылды. Балалар, аларның ата-аналары, укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре матур тамаша карарга җыелды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бүген без Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләгән. Әкият персонажлары, узып баручы һәм киләсе елның төп символлары Аждаһа һәм Елан, Кыш бабай...

24 декабрьдә район үзәгендә мәдәният йорты каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысы ачылды.
Балалар, аларның ата-аналары, укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре матур тамаша карарга җыелды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бүген без Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләгән. Әкият персонажлары, узып баручы һәм киләсе елның төп символлары Аждаһа һәм Елан, Кыш бабай һәм Кар кызы, чегән һәм юлбасар чарага килүчеләрне сәламләде, әйлән-бәйлән уйнады, балалар белән бергә чыршы утын кабызды, конкурслар, уеннар оештырды, бүләкләр өләште, «Барбарики» балалар бию төркеме үзләренең күңелле, шаян чыгышлары белән сөендерде. Һәркемгә күңелле булды. Чыршы ачылды һәм кунакларны 2013 елны каршы алу өчен көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев