Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музейга сәяхәт

Мәктәбебез район туган якны өйрәнү музее белән тыгыз бәйләнештә яши. Анда барган саен, өр-яңа мәгълүмат туплап кайтасың, чөнки күргәзмәләр залы һәрдаим яңа материал, экспонатлар белән тулыландырылып, баетылып тора. Бу юлы да 7Б сыйныфының рус төркеме белән уку дәресләрендә "Татар халкының милли киемнәре", "Музейлар" темаларын үткәннән соң, алган белемнәрне камилләштерү максаты...

Мәктәбебез район туган якны өйрәнү музее белән тыгыз бәйләнештә яши. Анда барган саен, өр-яңа мәгълүмат туплап кайтасың, чөнки күргәзмәләр залы һәрдаим яңа материал, экспонатлар белән тулыландырылып, баетылып тора.

Бу юлы да 7Б сыйныфының рус төркеме белән уку дәресләрендә "Татар халкының милли киемнәре", "Музейлар" темаларын үткәннән соң, алган белемнәрне камилләштерү максаты белән, һәрвакыттагыча, туган якны өйрәнү музеена юл тоттык.

Иң элек Ирания Сәгъдиева безгә республика ветераннар (пенсионерлар) оешмасы советы инициативасы белән оештырылган, 300ләп татарстанлы: пенсионерлар, ветераннар, студентлар, укучылар белән берлектә Мәскәү шәһәренең тарихи үзәгенә "Хәтер эстафетасы" дип аталган өч көнлек сәяхәткә багышланган видеоязма күрсәтте, анда алган тәэсирләре, хис-кичерешләре белән уртаклашты. Мәскәү өчен барган көрәштә аның әтисе батырларча һәлак булган, шулай ук ике абыйсы сугыштан туган якка әйләнеп кайтмаган...

Мәскәү кунаклары арасында Ирания апаны һәм мәктәбебезнең 10а сыйныфы укучысы Галиәскәров Раилне күрү бездә горурлык хисләре уятты...

Аннары Рәсимә Нәҗмиева хөрмәтле якташыбыз Туфан ага Миңнуллин музее белән таныштырды. Соңыннан халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре турында сөйләде, музейда сакланган экспонатлар күрсәтте.

Бу экскурсия укучыларга, ата-бабаларыбызның гомерләрен аямыйча көрәшеп, безгә бүләк итеп калдырган тыныч тормышның кадерен белергә, халкыбызның тарихын өйрәнеп, киләчәген кадерләп саклау өчен, тырышып укырга этәргеч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев