Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КВН. «Башлаучылар лигасы»

Республикада быелның октябреннән декабренә кадәр КВН командалары арасында конкурс үткәрелә. 17дән 35 яшькәчә катнашучылар составы булган командалар конкурста катнаша ала. Республика конкурсында катнашу өчен районда җыелма команда формалаштыру максатында сайлап алу ярышлары бара. Команда составына 12 кеше керәчәк. Конкурсның беренче район этабы октябрьдә тәмамланды. 22-23 ноябрьдә сайлап алу туры үткәрелә,...

Республикада быелның октябреннән декабренә кадәр КВН командалары арасында конкурс үткәрелә.
17дән 35 яшькәчә катнашучылар составы булган командалар конкурста катнаша ала. Республика конкурсында катнашу өчен районда җыелма команда формалаштыру максатында сайлап алу ярышлары бара. Команда составына 12 кеше керәчәк. Конкурсның беренче район этабы октябрьдә тәмамланды. 22-23 ноябрьдә сайлап алу туры үткәрелә, анда финалда катнашу өчен иң яхшы 6 команда сайлап алыначак. Һәр муниципаль районнан берәр команда була. Конкурсның финалы декабрьдә үткәрелә, биредә уенда җиңүчеләр ачыкланачак.
24 октябрьдә Караталда сайлап алу турының беренче этабы үтте. Конкурста җиде команда: Олы Яңасала авыл җирлегеннән "Банкирлар", Иске Казиле авыл җирлегеннән "Кәмит стайл", Олы бортас авыл җирлегеннән "Алтын акча", Олы Кариле авыл җирлегеннән "Хыялыйлар", Олы Салтык авыл җирлегеннән "Яшьлек", Кече Салтык авыл җирлегеннән "Инфляция», Иске Барыш авыл җирлегеннән "Долларлар" командасы катнашты. КВНның сайлап алу туры темасы халык иң яраткан һәм аның өчен иң көнүзәк булган тема- акча, дөресрәге аның җитешмәве- "Акча аккош, муенын суза да очып китә" темасы булды. Командалар рәхәтләнеп шаяртты, җырлады һәм биеде. Пенсия, укытучы һәм табибларның хезмәт хакы, шулай ук коррупция, инфляция мәсьәләләре күтәрелде. Барлык командалар да конкурска җаваплы караган, теманы тулысынча ачты, жюрины юмор һәм башкару осталыгы белән шатландырды. Нәтиҗәдә, жюри бернинди авырлыкларсыз республика конкурсында катнашу өчен җыелма команда әгъзаларын сайлап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев