Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Иске Казан түгәрәк уены" фестивале

Югары Ослан районы мәдәният йорты базасында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестиваленең II зона сайлап алу туры булды. Фестиваль милли мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән, мәдәни кыйммәтләргә ирекле керүне һәм татар халкының мәдәни мирасы белән танышуны тәэмин итә, җәмәгать һәм дәүләт һәм җәмәгать тормышының, бигрәк тә үсеп килүче буынның, барлык...

Югары Ослан районы мәдәният йорты базасында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестиваленең II зона сайлап алу туры булды.

Фестиваль милли мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән, мәдәни кыйммәтләргә ирекле керүне һәм татар халкының мәдәни мирасы белән танышуны тәэмин итә, җәмәгать һәм дәүләт һәм җәмәгать тормышының, бигрәк тә үсеп килүче буынның, барлык тармакларына йогынты ясаучы рухи кыйммәтләр системасын аңын формалаштыруның мөһим коралы булып тора. Татар фольклоры фестивале үткәрү татарларның традицион мәдәният саклап калуга ярдәм итә һәм аның күпкырлы һәм үзенчәлекле булуын күрсәтә.

Фестивальдә «Сәйдәш» (Казан) мәдәният үзәге, Югары Ослан, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы районнары коллективлары үз иҗатын күрсәтте. Безнең районнан фестивальдә "Тау ягы" (җитәкчесе Гөлназ Ибраһимова) өлкәннәр татар фольклор коллективы чыгыш ясады. Чара кысаларында коллектив "Казан түгәрәк уены" фольклор композициясен күрсәтте. Бу көнне фольклор коллектвиларга жюри рәисе, сәнгать белгечлеге кандидаты, композиторлар союзы әгъзасы, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенең татар муызка сәнгате факультеты деканы профессор Сәгыйть Хәбибуллин, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Венера Латыйпова, традицион мәдәниятны үстерү республика үзәге башбелгече Фәридә Кислякова бшя бирде.

Чара тәмамланганнан соң ТР милли мәдәниятны үстерү республика үзәге баш белгече Фәридә Кислякова җитәкчелегендәге жюри безнең "Тау ягы" фольклорколлективына "Иске Казан түгәрәкуены" татар фольклоры фестиваленең II зонасайөлап алу турында катнашучы дипломы тапшырды. Чара йомгаклары соңрак билгеле булачак.

Безнең коллектив III йомгаклау турына узар дип өметләнәбез. Ул май ахырында Биектау районының Шәпше мәдәният йортында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев