Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җыр керде күңелгә

"Йолдызлык- Созвездие 2013" республика телевизион фестиваленең район этабы төгәлләнде. Анда барысы 100гә якын бала һәм яшүсмер катнашты. Барысы да финалга килеп җитмәсә дә, 26сы конкурс дипломанты, 59ы- район этабында төрле номинацияләрдә лауреат исеме алды. Финалга, гадәттәгечә, Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе һәм аның Затон филиалында укучылар чыкты. Биредә укытучылар һәрчак...

"Йолдызлык- Созвездие 2013" республика телевизион фестиваленең район этабы төгәлләнде.
Анда барысы 100гә якын бала һәм яшүсмер катнашты. Барысы да финалга килеп җитмәсә дә, 26сы конкурс дипломанты, 59ы- район этабында төрле номинацияләрдә лауреат исеме алды. Финалга, гадәттәгечә, Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе һәм аның Затон филиалында укучылар чыкты. Биредә укытучылар һәрчак тәкъдим ителгән биремнәрне җитди кабул итә, солистлар гына әзерләп калмыйча, чыгышны биюләр белән дә тулыландыралар.
Иң элек конкурска һөнәри ярдәмнән тыш әзерләнүчеләргә тукталырга телим. Үзенең матур тавышы белән Айзат Мотыйгуллин тамашачылар һәм жюрины беренче ел гына шатландырмый. Аңа әнисе, Олы Яңасала мәдәният йорты мөдире ярдәм итә. Караталдан Алия Байтимерова да (сулдагы рәсем) иҗади планда "үскән" дип әйтергә була, Балчыклыдан Гүзәл Агамалиева (уңдагы рәсем), Чаллыдан Гөлия Мозаффарова, Кама Тамагыннан Эльза Гарифуллина үзләренең матур тавышлары белән фестивальне бизәде. Кадет мәктәбе укучылары Евгений Григорьев һәм Эльдар Хуҗиәхмәтов дуэтын тамашачы җылы кабул итте. Кечкенә төркемдә икенче урынны Аполлинария Лазарева, Диана Төхвәтуллина һәм Аделина Хәйруллина бүлеште, Куйбышев исемендәге Затоннан Кристина Булатова үз төркемендә өченче урынны алды.
Гадәттәгечә, Келәнчедән Айзирә Нигъмәтуллинага конферанс номинациясендә тиңнәр булмады һәм ул ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. Агымдагы елда Куйбышев Затоннан Елена Зайцева һәм Милена Любавина аңа көндәш булдылар, алып баручы ролен бик яхшы башкардылар. Аларның өчесе дә конкурсның киләсе этабында катнаша.
"Вокал-соло" номинациясендә төрле яшь категорияләрендә Ксения Юманова, Ярослав Ушков, Диана Евсеева, Маргарита Шишкина һәм Айзат Мотыйгуллин беренче урынга чыкты. Алар конкурсның зона этабында район данын яклаячак. Татьяна Демидова җитәкчелегендәге "Аэлита" бию коллективының ике төркеме дә киләсе этапка узды. Балалар музыка мәктәбеннән "Радуга", "Молодо-зелено" һәм "Камелия" ансамбльләре дә сәхнәдә чыгыш ясаячак. Конкурста җиңүчеләрнең барысына да яшьләр эше һәм спорт бүлеге әзерләгән грамота һәм бүләкләр бирелде. Сайлап алу турлары һәм йомгаклау концертын оештыруда мәдәният бүлеге, ДМШ һәм РДК хезмәткәрләре актив катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев