Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һәр экспонатка урын табыла

Куйбышев Затоннан Михаил Островидов районның туган якны өйрәнү музеенда еш кунакта була. Моннан тыш, ул экспозицияләр һәм яңа күргәзмәләрне карарга ярата, әмма бирегә буш кул белән килми. -Михаил Леонидович безнең өчен кызыклы бүләкләр таба,-ди музей директоры Ирания Сәгъдиева. -Аның бүләкләре арасында китаплар төпләү станогы, Совет заманында кулланышта булган кәгазь һәм...

Куйбышев Затоннан Михаил Островидов районның туган якны өйрәнү музеенда еш кунакта була. Моннан тыш, ул экспозицияләр һәм яңа күргәзмәләрне карарга ярата, әмма бирегә буш кул белән килми.
-Михаил Леонидович безнең өчен кызыклы бүләкләр таба,-ди музей директоры Ирания Сәгъдиева. -Аның бүләкләре арасында китаплар төпләү станогы, Совет заманында кулланышта булган кәгазь һәм тимер акчалар, узган гасырның илленче елларындагы көнкүреш техникасы, һөнәрчеләр эш коралы. Соңгы бүләге- сәгатьләр коллекциясе.
Без һәр бүләккә шат. Ел дәвамында безгә бүләк ителгән экспонатлардан тематик күргәзмәләр оештырабыз. Әлеге күргәзмәләр күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Көзге каникул вакытында Тәмте, Олы Кариле һәм Кама Тамагы мәктәпләре безгә кунакка киләчәк. Әлеге очрашулар үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү буенча эшебезнең бер өлеше. Әлеге эшнең асылы- Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүмат җыю, аны җирлекләр, мәктәпләрнең актив ярдәмендә алып бара. 3 һәм 10 октябрьдә үткәрелгән ике түгәрәк өстәл утырышы әлеге темага багышланган иде, аның эшендә МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Сорокина һәм район ветераннар советы вәкилләре катнашты.
Форсаттан файдаланып, район халкына шуны җиткерәм: без "Әбием келәме" дип исемләнгән конкурска әзерләнәбез. Өлкән яшьтәге кул осталарын конкурста катнашырга чакырабыз. Без кулдан бәйләнгән һәм тегелгән идән япмалары һәм келәмнәр кабул итәргә әзер. Бәлки, осталардан кемдер музейда укучылар, шулай ук теләге булганнар өчен кечкенә күләмдәге әйберләр бәйләү буенча мастер-класс үткәрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X