Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дөньяның бар шатлыгы әниләрдән килә

Бәйрәм концерты әниләргә багышланган җырдан башланды. Һәр баланың теле әни сүзе белән ачыла. Әни дөньяда иң якын, иң кадерле һәм иң яраткан кеше. Бу көнне районыбыздагы барлык әниләр адресына бары тик җылы сүзләр генә әйтелде.

Әниләр өчен җырларны Фәрит Йосыпов, Татьяна Гришина, Диана Сабирова, Татьяна Шулаева, Флюра Хәйруллина башкарды, «Рафаэлло», «Лайф», «Лютики» бию коллективлары, «Радуга» вокаль коллективы, Раиля һәм Лениза Биккениналар, Светлана һәм Марина Курчаевалар квартеты чыгыш ясады. Концертта катнашучыларыбыз үз хисләрен җырларда һәм биюләрдә чагылдырды.Ноябрьдә мәктәпләр арасында «Әнием һәм мин» темасына рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге кичәдә конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев