Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Аллаһ гыйшкы хакына

Дөнья тарихында Гете, Пушкин, Лермонтовлар Коръән - Кәрим аятьләрен шигъри юлларга салдылар. Алар кебек үк, мөхтәрәм Тукаебыз да үз иҗатында бихисап мәртәбәләр Раббымызның олуг нигъмәте Коръән-Кәримгә мөрәҗәгать итә. Элек без Тукайның дини шигырьләре белән бик таныш түгел идек. 16 октябрьдә үзәк китапханәдә Корбан бәйрәме уңаеннан Г.Тукайның "Аллаһ гыйшкы хакына" исемле...

Дөнья тарихында Гете, Пушкин, Лермонтовлар Коръән - Кәрим аятьләрен шигъри юлларга салдылар. Алар кебек үк, мөхтәрәм Тукаебыз да үз иҗатында бихисап мәртәбәләр Раббымызның олуг нигъмәте Коръән-Кәримгә мөрәҗәгать итә. Элек без Тукайның дини шигырьләре белән бик таныш түгел идек.

16 октябрьдә үзәк китапханәдә Корбан бәйрәме уңаеннан Г.Тукайның "Аллаһ гыйшкы хакына" исемле китабына презентация үткәрелде. "Ак калфак" клубына йөрүче ак яулыклы апаларыбыз Тукайның дини шигырьләре белән таныштылар. Коммунистик тәгълимат белән сугарылган зыялылырыбыз арасында, ни кызганыч, Тукай "динсез, имансыз" булган, дип, шагыйрьне атеистлаштырырга омтылучылар да бар иде. Тик газиз Тукаебыз күп кенә шигырьләрен Коръән сүрәләренә һәм аятьләренә нигезләп язган. Шундыйлардан "Тәәссер", "Кадер кич", "Таян Аллаһка", "Ана догасы" һ.б. Әлеге китапны туплаучы Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт кереш сүзендә болай ди: "Тукай кебек Аллаһыны зурлаган башка берәүне белмим. Зурлап кына да калмый әле, газиз халкына бәхет сорый. Аның шигырьләрен укыганда җаннар иркәләнә, кинәнә, сөенеп Аллаһының барлыгына , берлегенә чын күңелдән ышанып яшисе килә" . Тукай шигърияте үлемсез. Арада йөз елдан артык вакыт ятса да, шигырьләре әле дә укыла. Без Тукай шигырьләреннән калебемезгә илһам алабыз. Әлеге чара бәйрәм табыны артында дәвам итте. Бистәбезнең ак күңелле мөслимәләре Мөнирә һәм Тәскирә апаларның укыган догалары, вәгазьләре күңелләребезне сафландырды, иманыбызны баетты. Ә иң мөһиме - мондый бәйрәмнәр иманыбызны ныгыта, озак күрешмәгән кешеләрне күрештерә, туганнарны, дусларны , күршеләрне бер-берсенә якынайта. Бәйрәмнән барысы да рәхмәт хисләре белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев