Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Явызлыкка каршы бергәләп

Кама Тамагы муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча 2012-2014 елларга чаралар программасын тормышка ашыру максатларында, МР Советы карары белән, РФ Президенты боерыгына кертелгән өстәмәләрне исәпкә алып, 2012-2014 елларга районда коррупциягә каршы яңа программа кабул ителде. Чаралар үтәлешенә аңлатманы районда коррупциягә каршы тору мәсьәләсе буенча комиссия секретаре Радик Сәгъдиев бирә. -Комиссия...

Кама Тамагы муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча 2012-2014 елларга чаралар программасын тормышка ашыру максатларында, МР Советы карары белән, РФ Президенты боерыгына кертелгән өстәмәләрне исәпкә алып, 2012-2014 елларга районда коррупциягә каршы яңа программа кабул ителде.
Чаралар үтәлешенә аңлатманы районда коррупциягә каршы тору мәсьәләсе буенча комиссия секретаре Радик Сәгъдиев бирә.
-Комиссия эшчәнлеге планлы рәвештә положение һәм регламент нигезендә алып барыла. Комиссиянең еллык якынча эш планы аның членнары тәкъдимнәре, республика һәм муниципаль коррупциягә каршы программалар, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе тәкъдимнәре һәм килеп туган хәл нигезендә формалаштырыла.
2013 елның 1 нче ярты елында комиссиянең 5 утырышы үткәрелгән. Утырышларда 2012 елда Кама Тамагы муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча чаралар программасын тормышка ашыру, 2013 елга коррупциягә каршы тору комиссиясенең эш планы турында, муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфат мониторингы турында, массакүләм мәгълумат чараларының җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәтен көчәйтү турында, район муниципаль милкендә булган җир участокларын башка төр милекне файдалануның нәтиҗәлелеге турында, район җирле бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр керүнең тулылыгы, муниципаль норматив-хокукый актлар һәм алар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшнең торышы турында мәсьәләләр тикшерелде.
- Коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү буенча эшчәнлекне оештырганда җәмәгать берләшмәләрен һәм оешмаларны тарту буенча нинди чаралар күрелә?
- Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча комиссия эшчәнлегенә җәмәгатьчелек контролен тәэмин итү өчен комиссия эшендә җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән коррупциягә каршы тору өлкәсендә аеруча актив хезмәттәшлек итүче иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар: сугыш һәм хезмәт ветераннары (пенсионерлар) советы, инвалидлар җәмгыяте, "Россия пенсионерлар союзы" иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе, иҗтимагый советы, муниципаль районда ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе.
- Коррупцияне булдырмау өчен кабул ителгән норматив хокукый актлар һәм алар проектына экспертиза үткәреләме, анда кайсы җәмәгать оешмалары катнаша?
- Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район җирле үзидарә органнары, шул исәптән аның составына кергән авыл һәм шәһәр җирлекләре белән 145 норматив- хокукый актка экспертиза үткәрелгән, шуның 47се норматив-хокукый акт проекты. Коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре буенча коррупция фактлары ачыкланмаган.
-муниципаль хезмәткәрләргә карата керемнәре, милке һәм милек характерындагы мөлкәте турындагы мәгълүматларны тикшергәндә закон бозулар ачыкландымы?
- Отчет чорында муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфа биләгән затларның, шулай ук кабат муниципаль хезмәткә кабул ителүчеләрнең керемнәре, милке һәм милек характерындагы мөлкәт турындагы мәгълүматларның дөреслеге һәм тулылыгы буенча 57 тикшерү үткәрелде. Муниципаль хезмәттән киткәннән соң эшкә урнашуда муниципаль хезмәткәрнең чикләү бурычын саклау буенча 3 тикшерү. Муниципаль хезмәткәрләрдән башка оешмада эшләүне рөхсәт итүне үтенеп 3 гариза кергән.
- Радик Солтанович, хезмәт күрсәтү сыйфатына мониторинг алып барыламы һәм алар эшчәнлеге белән һәркем таныша аламы?
- Сәламәтлек саклау бүлеге, мәгариф бүлеге, мәктәпкәчә яшьтәге учреждение, муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы кулланучылар арасында сораштыру үткәреп хезмәт күрсәтүгә сыйфат мониторингы үткәрә. Почта, электрон документлар әйләнеше, шәхси кабул итүләрдә күрсәтелгән муниципаль хезмәтләр сыйфаты турында халыктан кергән мәгълүматларны шушы оешмалар анализлый һәм гомумиләштерә.
Медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына мониторинг үткәрелә, шул исәптән медицина хезмәткәрләре арасында коррупция мәсьәләсе күтәрелә. Даими рәвештә медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләсе, авыруларның хокукларын һәм иреген саклау, учреждение хезмәткәрләренең этика һәм деонтологияне саклау буенча авырулар арасында анкеталаштыру үткәрелә. Шул ук вакытта барлык дәвалау- профилактика учреждениеләрендә түләүле медицина хезмәте күрсәтүгә мониторинг алып барыла.
БДИ һәм ДЙА үткәрү барышында коррупцияне кисәтү максатларында мәгариф бүлеге ата-аналар җәмәгать оешмасы вәкилләреннән күзәтүчеләр билгеләнде. Коррупциягә каршы эшчәнлек буенча норматив-хокукый документлар өйрәнелә, коррупция белән көрәш турында тарихи чыганаклар гуманитар циклы, икътисад, социаль сәяси өлкәдә коррупция белән көрәш буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге турында дәресләр үткәрелә.
Муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлегенең ачыклыгы һәм җәмәгатьчелек контролен тәэмин итү, район территориясендә муниципаль хезмәтләр күрсәтү максатыннан МР башлыгы күрсәтмәсе белән «Коррупциягә каршы тору" мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен" 3 махсус ящик куелган. Алардан мөрәҗәгатьләр даими рәвештә карап торыла. Барлык кабул ителгән мөрәҗәгатьләр закон нигезендә җитәкчеләр тарафыннан тикшерелә, контрольгә алына һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплар җибәрелә, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый.
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен алу район сайтының "Коррупциягә каршы тору" бүлегендә урнаштырылган.
Моннан тыш, район хакимиятендә 2-12-52, эчке эшләр бүлегендә 2-12-72 район газетасы редакциясендә 2-12-83, прокуратурада 2-13-73, 2-15-73, мәгариф бүлегендә 2-10-94, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә даими "кайнар линия" оештырылган. Югарыда әйтелгән мәгълүматлар белән гражданнар һәм оешмалар район сайтында таныша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев