Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Ришвәтчелек мәсьәләләре тикшерелде

Чарада катнашучыларны комиссия секретаре Илназ Хөснетдинов узган елдагы эш йомгаклары белән таныштырды. Ул районда ришвәтчелеккә каршы эшне бәяләүче кайбер саннар һәм фактларны әйтеп узды. 2014 елда районда ришвәтчелек юнәлешендәге гамәлләр ачыкланмаган, әмма кайбер канун бозулар бар. Аларны прокуратура ярдәмендә булдырмый калганнар. Павел Николаевич өстә генә яткан бик күп вак тәртип...

Чарада катнашучыларны комиссия секретаре Илназ Хөснетдинов узган елдагы эш йомгаклары белән таныштырды. Ул районда ришвәтчелеккә каршы эшне бәяләүче кайбер саннар һәм фактларны әйтеп узды.

2014 елда районда ришвәтчелек юнәлешендәге гамәлләр ачыкланмаган, әмма кайбер канун бозулар бар. Аларны прокуратура ярдәмендә булдырмый калганнар. Павел Николаевич өстә генә яткан бик күп вак тәртип бозулар булуын билгеләп узды. Аларга юл куймаус өчен барлык норма һәм таләпләрне үтәүне катгыйландырырга кирәк. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров хәзер "Адмирал" сәүдә комплексындагы фаҗигагә бәйле рәвештә объектлар гына тикшерелеп калмыйча, күзтчелек органнары тарафыннан төрле эшләп җиткермәүләрне дә бетерү буенча катгый карарлар көтелгәнен билгеләп үтте. Шуңа күрә барлык учреждение, оешмалар һәм сәүдә предприятиеләренә барлык проблемалы мәсьәләләрне ныклап өйрәнергә кирәк. -Быелдан башлап дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр ел саен тапшыра торган декларациягә чыгымнар графасы кертелә, -диде МР Советы кадрлар хезмәте җитәкчесе Руслан Никонов. Аны электрон документ әйләнеше системасына тутыру тәкъдим ителә. Мониторинг мәгълүматлары буенча узган елда безнең район декларация тапшырганда ачыкланган бозулар буенча, кызганычка каршы, лидерлар арасында булды. 30 апрельдән соң декларацияләрдә күрсәтелгән мәгълүматларның тулылыгы тикшереләчәк, шуңа күрә биредә авырлыклар килеп чыгучыларга комиссиягә киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев