Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Коррупциягә каршы көрәшәбез

2013 елның беренче ярты елында район прокуратурасы тарафыннан күзәтчелекне гамәлгә куйганда коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен 60 тапкыр бозу очрагы ачыкланды. Әлеге бозулар буенча законсыз муниципаль норматив хокукый актларга 28 дәгъва белдерелде, 28 күрсәтмә чыгарылды, аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча урындагы 25 зат дисциплинар җавапка, урындагы дүрт зат прокурор карары...

2013 елның беренче ярты елында район прокуратурасы тарафыннан күзәтчелекне гамәлгә куйганда коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен 60 тапкыр бозу очрагы ачыкланды.
Әлеге бозулар буенча законсыз муниципаль норматив хокукый актларга 28 дәгъва белдерелде, 28 күрсәтмә чыгарылды, аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча урындагы 25 зат дисциплинар җавапка, урындагы дүрт зат прокурор карары нигезендә штраф сыйфатында административ җавапка тартылды.
Агымдагы елның узган чорында район прокуратурасы эшчәнлекнең әлеге төре буенча бер координацион, ике ведомствоара һәм ике оператив киңәшмә үткәрде, алар нәтиҗәсендә тиешле карарлар чыгарылды, үтәүгә конкрет сроклар бурычы куелды. Әлеге карарларны үтәү чаралары нәтиҗәсендә «Кама Тамагы» полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан коррупция юнәлешендәге ике җинаять ачыкланды, алар буенча җинаять эшләре ачылды, нәтиҗәдә гаепле затлар хөкемгә тартылды. Мәсәлән, әлеге җинаятьләрнең берсе буенча хөкем ителүчегә 500 мең сум күләмендә җәза билгеләнсә, икенчесе буенча төп җәзадан тыш аерым эшчәнлекне алып бару тыелды.
Коммерция структуралары тарафыннан муниципаль милекне нинди дә булса хокук билгеләүче докуметлардан тыш түләүсез файдалану фактлары ачыкланды. Район прокуроры карары нигезендә Ленин исемендәге хуҗалык, «Кооператив» ООО, «Мәгълүмати исәп-хисап үзәге» ООО җитәкчеләренә, КФХ башлыгы М.Х. Якупов Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы кодексының 4.3 маддәсе 2 бүлеге һәм 4.4 маддәсе 2 бүлеге буенча штраф сыйфатында административ җавапка тартылды. Моннан тыш, мондый фактларга юл куйган дәүләт учреждениеләренә һәм муниципаль район башкарма комитетына законны бозуларны бетерү таләбе белән күрсәтмә чыгарылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге тармакта җаваплы урындагы 7 зат дисциплинар җавапка тартылды.
Безнең өстә хокук актларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү аерым урын алып тора. Без аның тоталь характер алуына ирештек. Агымдагы елның узган чорында без муниципаль район җирле үзидарә органнарының 197 норматив хокукый актын өйрәндек. Югарыда телгә алынган муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә коррупциоген факторлар булган дүрт акт ачыкланды. Прокурор дәгъвасыннан соң алар закон таләпләренә туры китерелде.
Коррупция һәм аның күренешләренә каршы көрәшне район прокуратурасы тикшерүләр һәм җәзага тарту чаралары белән генә түгел, халыкны хокукый агарту юлы белән дә алып бара. Бу юнәлештә массакүләм мәгълүмат чаралары аша, гражданнар һәм хезмәт коллективларында, район мәгариф учреждениеләрендә закон таләпләре аңлату буенча актив эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев