Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Коррупциягә каршы көрәштә максат һәм бурычлар бер

Бүгенге көндә коррупция белән көрәшү методлары һәм ысуллары шактый, әмма нәтиҗәлесе гражданнарның коррупцион мөнәсәбәтләрендә катнашырга теләмәвендә чагылырга тиеш. Ел башында узган елга йомгаклар ясала. Коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү эше районда ел дәвамында алып барылды. Коррупциягә каршы көрәш турында район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров белән сөйләшәбез: - Прокурор күзәтчелегендә коррупция...

Бүгенге көндә коррупция белән көрәшү методлары һәм ысуллары шактый, әмма нәтиҗәлесе гражданнарның коррупцион мөнәсәбәтләрендә катнашырга теләмәвендә чагылырга тиеш.

Ел башында узган елга йомгаклар ясала. Коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү эше районда ел дәвамында алып барылды. Коррупциягә каршы көрәш турында район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров белән сөйләшәбез:

- Прокурор күзәтчелегендә коррупция белән көрәш төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. 2013 елда районның хокук саклау органнары тырышлыгы белән шушы категориягә кергән 5 җинаять эше кузгатылды, берсенә гаепләү карары чыгарылды. Калганнары тикшерү стадиясендә. Икенчесе - урындагы кешеләрнең ришвәт алу факты, өченчесе- үз вазыйфаларыннан артык файдалану факты буенча.

- Фәнис Ринатович, гомуми тикшерүләр вакытында ничә коррупция очрагына тап булдыгыз?

- Тикшерүләр вакытында район прокуроры 69 куррупцион очракны ачты. Бу закон бозулар арасында законсыз муниципаль норматив хокукый актларга 29 протест ясалды, тикшерүләр буенча 35 күрсәтмә чыгарылды. Район прокуроры карары белән урындагы 4 кеше административ җаваплылыкка тартылды, урындагы 35 кешегә дисциплинар җаваплылык каралды. Алдан тикшерү органнарына бер материал җибәрелде, аны тикшергәннән соң РФ ҖК 285 маддәсе 1 өлеше- хезмәт вазыйфасыннан артык файдалану һәм РФ ҖК 292 маддәсе-хезмәт вазыйфасыннан файдаланып, алдау буенча 1 җинаять эше кузгатылды.

- Коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе утырышларында берничә тапкыр муниципаль хокукый актлар һәм проектларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшләр торышы тикшерелде. Анда коррупцион факторлы очраклар булмадымы?

- Безнең эшебездә хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү аерым урын алып тора. Без аның тоталь характер алуына ирештек. Район прокуратурасы узган ел МР җирле үзидарәләрендә 298 норматив-хокукый актны өйрәнгән. Экспертиза барышында коррупцион факторлар булган 19 акт ачыкланган. Шушы норматив хокукый актларга район прокуратурасы протест белдерде һәм алар закон таләпләренә туры китерелде.

- Коррупциягә каршы көрәштә аны ачыклау гына түгел, кисәтү дә әһәмиятле роль уйный. Район прокуратурасы бу юнәлештә нинди эш алып бара?

- Без мәктәп укучылары, аларның ата-аналары, хезмәт коллективлары белән даими очрашулар үткәрәбез, газета аша закон таләпләрен аңлатабыз, мәгълүмат хакимият органнарына җибәрелә.

МР башлыгы ярдәмчесе, коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе секретаре Илһам Гыймадиев белдергәнчә, 2013 елда комиссиянең 9 утырышы үткәрелгән. Утырышта коррупциягә каршы тору буенча закон үтәлешенә күзәтчелекне оештыру; муниципаль хезмәткәрләрнең үз бурычларын саклау; муниципаль хезмәттән азат ителгәннән соң эшкә урнашуны чикләү, эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү өлкәсендә булышлык күрсәтү мәсьәләсе; муниципаль хокукый актлар һәм проектларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эше турындагы мәсьәләләр: шулай ук бюджет акчасын файдаланганда закон бозу фактлары тикшерелгән.

- Илһам әфәнде, Кама Тамагы штпда коррупция күренешләрен бетерү максатларында, коррупция мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатенә муниципаль район башкарма комитеты һәм Совет бинасында, район мәдәният йорты бинасында үзәк дәваханә бинасында махсус өч әрҗә куелган, аларның нәтиҗәсе бармы?

- Әйе, махсус әрҗәләр "эшли". Ай саен мөрәҗәгатьләрне алып торабыз. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Район прокуроры махсус әрҗәләрнең эшенә аңлатма бирде: әгәр мөрәҗәгатьтә хокук саклау органнарына кагылышлы сораулар булса, муниципалитет аны теркәп, мөрәҗәгатьне безгә җибәрә.

- Фәнис Ринатович, узган ел дәүләт һәм муниципаль хезмәт өлкәсендә коррупциягә кагылышлы закон бозулар булдымы?

- Дәүләт һәм муниципаль хезмәт өлкәсендә закон бозулар - керем турында дөрес булмаган мәгълүматлар бирү. 2013 ел дәвамында андый фактлар эчке эшләр органнарында, пенсия фондында, җирле үзидарә органнарында ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча закон таләпләрен бозуны бетерү турында күрсәтмәләр чыгарылды, гаеплеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатен кабул итү һәм тикшерү турында закон үтәлеше тиешле дәрәҗәдә түгел. Берничә ай каралмаган мөрәҗәгатьләрне кайбер гражданнар прокуратура яки суд аша тикшертергә мәҗбүр. Мондый хәл социаль киеренкелек тудыра, нәтиҗәдә тәртип саклау органнарына мөрәҗәгатьләр санын арттыра, халыкта муниципаль органнарга ышанычсызлык арта һәм аларның абруен какшата.

Коррупция формалары һәм аның белән көрәш турында даими сөйлибез һәм мәгълүмат бирәбез, әмма кешеләрнең "бүләк", "чиста хөрмәт", "ялагайлык"ка карашын үзгәртергә генә авыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев