Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Коррупциягә – юк!

Узган дүшәмбедә муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда өч мәсьәлә тикшерелде. МР Советының юридик бүлеге җитәкчесе Мария Бисярина халыкара документлар һәм Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору, ришвәт бирүгә яки алуга вәгъдәне криминаллаштыру, ришвәт бирү яки ришвәт алуны тәкъдим итү өлкәсендә гамәлдәге законнар турында чыгыш...

Узган дүшәмбедә муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда өч мәсьәлә тикшерелде.
МР Советының юридик бүлеге җитәкчесе Мария Бисярина халыкара документлар һәм Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору, ришвәт бирүгә яки алуга вәгъдәне криминаллаштыру, ришвәт бирү яки ришвәт алуны тәкъдим итү өлкәсендә гамәлдәге законнар турында чыгыш ясады.
МР башлыгы ярдәмчесе Радик Сәгъдиев тирә-яктагылар тарафыннан ришвәт бирү яки аны алу, яки ришвәт бирү үтенече буларак кабул ителгән тәртипкә юл куймау буенча оештыру, аңлату һәм башка төр чаралар турында сөйләде.
«Кама Тамагы ЦРБ» ГАУЗның район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә коррупциягә каршы тору законын үтәүгә, шулай ук бюджеттан тыш акча җәлеп итү һәм тотуга контроль буенча эшчәнлек турында ЦРБ баш табибы Павел Фирсов мәгълүмат бирде.
Утырышта Кама Тамагы районында кеше хокуклары буенча иҗтимагый вәкил Иван Маховик, МР башлыгы киңәшчесе Юрий Ильин чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев