Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Коррупциягә “Юк!” дип әйтик

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Әлеге датага карата традицион рәвештә коррупциягә тискәре караш формалаштыру, хокукый аң һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү, гражданнарга коррупциягә каршы көрәш турындагы закон таләпләре турында мәгълүмат җиткерү, җәмгыятьтә коррупциягә каршы тору күренешләренә түзеп булмаслык мөнәсәбәт булдыру кебек чаралар үткәрелә.

Коррупциягә каршы юнәлдерелгән чараларны дәүләт, муниципаль һәм җирле үзидарә органнары гына түгел, милек формаларына бәйсез рәвештә оешмалар да үткәрергә тиеш. Коррупциягә каршы юнәлештәге лекцияләр һәм мәгърифәт чаралары үткәрү сезнең предприятие һәм оешмаларның хезмәткәрләренә законнарда ориентлашырга, хаталар һәм хокук бозуларны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Гадәттәгечә, әлеге чараны үткәрүдә мәктәп укучылары актив катнаша. Район мәктәпләрендә тематик конкурслар үткәрү кысаларында коррупциягә каршы юнәлештә укучылар әзерләгән иҗади эшләр күргәзмәләре оештырыла. Шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен тематик сыйныф сәгатьләре дә файдалы булачак: «Вөҗдан һәм намус белән яшәргә», «Намуслы булу нәрсәне аңлата», «Коррупция турында мин нәрсә беләм?», «Шәхес, җәмгыять, дәүләт куркынычсызлыгына янау буларак коррупция».

Узган ел Рудник мәктәбе укучылары республика конкурсында берьюлы берничә юнәлеш буенча номинацияләнде. Рәсемнәр, кул эшләре, плакатлар һәм видеороликлар рәвешендәге иҗади эшләр лаеклы бәя алды, ә укучылар тантаналы рәвештә республикабыз башкаласында призлар белән бүләкләнде.

Моннан тыш, администрациядә муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узачак, анда төрле өлкәләрдә коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше нәтиҗәләре каралачак.

Декабрь башында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе, полиция һәм прокуратура вәкилләре, шулай ук коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия әгъзалары белән гражданнарны бердәм кабул итү көне булачак.

«2022-2024 елларга коррупциягә каршы көрәш буенча милли план: хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары алдында торган коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәлелеген арттыру максатлары һәм бурычлары» темасына түгәрәк өстәл утырышы декаданы тәмамлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев