Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Коррупциягә каршы тору

Узган җомгада район Советының утырышлар залында МР башлыгы каршындагыткоррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аңа район оешма, учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр чакырылган иде. Утырышның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелде, шуларның дүртесен МР башкарма комитеты җитшкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов яктыртты. Аерым алганда, ул эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү тармагында...

Узган җомгада район Советының утырышлар залында МР башлыгы каршындагыткоррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.
Аңа район оешма, учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр чакырылган иде. Утырышның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелде, шуларның дүртесен МР башкарма комитеты җитшкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов яктыртты. Аерым алганда, ул эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү тармагында булышлык итү буенча башкарма комитет эшчәнлегенә тукталды, МР ихтыяҗларга сатып алуга анализ ясады,бюджет акчасын тотуда закон бозу фактларына тукталды.
Шәхси торак төзелеше өчен муниципаль җир участколары сату буенча торг үткәрү һәм аукцион мәгълүматлары урнаштыру мәсьәләсе белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Кәшифә Борнашева таныштырды. Словет юристы Мария Бисярина муниципаль хокукый актлар һәм проектларга коррупциягә каршы экспертизага тукталды.
Утырышны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев алып барды. Аерым алганда, ул бюджет акчасын кулланганда классификация кодларын төгәл билгеләргә чакырды, җаваплы затларга 27 майга кадәр беренче кварталга тикшерү актларын сайтка урнаштырырга йөкләмә бирде. Җир участокларын һәм милоек объ ектларын теркәү буенча норматив хокукый актлар кабул итәргә кирәк. Комиссия карары нигезендә шикле алыш-бирешләр турындагы мәгълүматны полициягә җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев