Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Коррупция фактларын кисәтү

Федераль дәүләт органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт власте органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт корпорацияләре, дәүләт бюджетыннан тыш фондлар, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яктлау министрлыгыннан бурычларын үтәү өчен төзелгән оешмаларда коррупциягә каршы эшчәнлектә практик ярдәм күрсәтү максатларында "Әйләнә -тирәдәгеләрнең урындагы затларның тәртибен ришвәт вәгъдә итү яки ришвәт тәкъдим итү, ришвәт...

Федераль дәүләт органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт власте органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт корпорацияләре, дәүләт бюджетыннан тыш фондлар, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яктлау министрлыгыннан бурычларын үтәү өчен төзелгән оешмаларда коррупциягә каршы эшчәнлектә практик ярдәм күрсәтү максатларында "Әйләнә -тирәдәгеләрнең урындагы затларның тәртибен ришвәт вәгъдә итү яки ришвәт тәкъдим итү, ришвәт алуга ризалашу яки ришвәт бирү турында үтенү кебек кабул итүен булдырмау буенча оештыру, аңлату һәм башка чаралар комплексын тормышка ашыруда тәкъдимнәргә күзәтү турында" хат килде.
Әйләнә-тирәдәгеләрнең урындагы затларның тәртибен ришвәт вәгъдә итү яки ришвәт тәкъдим итү, ришвәт алуга ризалашу яки ришвәт бирү турында үтенеч кебек кабул итүен булдырмау буенча оештыру, аңлату һәм башка чаралар комплексына түбәндәге төшенчәләрне карау максатка юнәлешле булыр:
1. Ришвәт төшенчәсе.
2.Законсыз бүләкләү төшенчәсе.
3.Ришвәт алырга тырышу төшенчәсе.
4.Ришвәт алуда туганнарның катнашуы.
5.Куркытып ришвәт алу төшенчәсе.
Ришвәт төшенчәсе.
Шуңа игътибар итәргә кирәк, гамәлдәге закон нигезендә, акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрдәге милек белән бергә түләүсез яки түбән чыгымнар яки милек характерындагы хезмәтләр (туристлык юлламалары бирү, фатир ремонтлау, дача төзү һ.б.)дә ришвәт предметы булып тора. Биләгән милекнең, хосусыйлаштырылган объектларның бәясен төшерү, аренда түләвен киметү, банк ссудаларыннан файдаланган өчен процент ставкасын киметү дә милек характерындагы файда булып исәпләнә.
Законсыз бүләкләү төшенчәсе.
Гамәлдәге законнарда ришвәт төшенчәсеннән тыш "юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү" төшенчәсе дә бар.
Россия Федерациясе КоАП 12.28 маддәсе нигезендә, юридик зат исеменнән яки аның мәнфәгатьләрендә урындагы затка акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төр милек тапшыру, тәкъдим итү яки вәгъдә итү, аңа милек характерындагы хезмәтләр күрсәтү, юридик зат мәнфәгатьләрендә урындагы затка милек хокукы бирү, хезмәт урыныннан файдаланып эш итү (яки берни эшләмәү) юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү була.
Мондый гамәлләр кылган өчен юридик затка административ җаваплылык чаралары каралган: акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төр милек, милек характерындагы хезмәтләр, юридик зат исеменнән законсыз бирелгән яки күрсәтелгән, вәгъдә ителгән яки тәкъдим ителгән башка төр милек хокукларыннан йөз тапкыр артык күләмдә штраф салына.
Ришвәт алырга тырышу төшенчәсе.
Әгәр ришвәт алырга тырышкан затларга бәйсез шартлар белән ришвәт бирелмәсә, бу ришвәт алырга тырышу яки коммерция сатып алуында законсыз бүләкләү буларак квалификацияләнә.
Ришвәт алуда туганнарның катнашуы.
Әгәр акча, башка төр кыйммәтле әйберләр, материаль хезмәтләр күрсәтү урындагы затның ризалыгы белән туганнарына һәм якыннарына бирелсә, әгәр ул моңа каршы килмәсә һәм үзенең хезмәт вәкаләтләрен ришвәт бирүче файдасына файдаланса, урындагы зат гамәлләре ришвәт алу кебек квалификацияләнә.
Куркытып ришвәт алу төшенчәсе.
Гражданнарның законлы мәнфәгатьләренә зыян салырлык гамәлләр кылу белән куркытып, урындагы затның ришвәт таләп итүе яки акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төр милек төрендә законсыз бүләк тапшыру, яки гражданинның хокукын саклау өчен начар нәтиҗәләр булдырмау максатларында ул ришвәт бирергә яки коммерция сатып алуы кылырга мәҗбүр итүче шартлар тудырганда куркытып ришвәт алу була.
Югарыда әйтелгән төшенчәләрдән тыш эш бирүчегә коррупцион хокук бозу турында язмача хәбәр итү муниципаль хезмәткәрнең бурычы булып тора, чөнки хәбәр итү ришвәт тәкъдим итү һәм бирү санын киметәчәк, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән бергә эшләүче намуссыз оешма вәкилләре һәм гражданнарны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук дәүләт муниципаль хезмәткәрләренең гражданнар белән аралашканда әйткән сүзләрен, ишарә, кул хәрәкәтләрен әйләнә-тирәдәгеләр ришвәт кабул итүгә ризалашу яки ришвәт сорау кебек кабул итәргә мөмкин.
Андый сүзләргә түбәндәгеләрне кертергә мөмкин: "мәсьәләне хәл итәргә авыр, әмма мөмкин", "рәхмәтне икмәккә сылап булмый", "сөйләшербез", "саллырак аргументлар кирәк", "параметрларны хәл итәргә кирәк", "нәрсә эшлибез инде?" һ.б.
Моннан тыш, оешма вәкилләре һәм гражданнар белән хәл ителүче билгеле бер темалар да бар, аеруча дәүләт, муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләре ришвәт бирү турында үтенеч буларак кабул ителергә мөмкин. Мәсәлән, хезмәткәрнең аз күләмдә хезмәт хакы алып эшләве һәм теге яки бу ихтыяҗларны тормышка ашыру өчен акча җитмәү, милек сатып алу теләге, хезмәт күрсәтү төрләре, сәяхәткә чыгу, туганының эш урыны булмау, хезмәткәрнең баласын укырга кертү һ.б. Менә шундый очракларда кешеләр хезмәткәрнең ришвәт бирү турында үтенече кебек уйларга ришвәт бирергәме яки бирмәскәме, ниндидер мәсьәләне хәл итүдә булышыргамы яки юкмы дип уйланырга мөмкиннәр.
Шулай ук хезмәткәрнең шәхси файда алу белән берничек тә бәйләнмәгән изге гамәлләре дә ришвәт бирүне сорау кебек кабул ителергә мөмкин: мәсәлән, хезмәткәргә, эшчегә яки аларның туганына ташлама бирү; ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен билгеле бер компания яки экспертлар хезмәтеннән файдалану, дәүләт контракты кысаларына эш башкару, кирәкле документлар әзерләү; билгеле бер хәйрия фондына акча кертү; билгеле бер спорт командасына ярдәм күрсәтү һ.б.
Хөрмәтле райондашлар, хезмәткәрләр! Шул уңайдан, муниципаль районда яшәүчеләр, хакимият органнары белән эшләгәндә сүзләрегезне уйлап әйтегез, чөнки югарыда әйтелгән характеристика коррупцион гамәлләргә башлангыч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев