Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә - юк!

Декларация төгәллек һәм игътибар таләп итә

Район прокуратурасы, тикшерү үткәреп, муниципаль хезмәткәрләр тапшырган декларацияләрдәге хаталарны ачыклады.

Комиссия утырышында коррупциягә каршы тору турындагы закон бозу очракларын бетерү турындагы прокуратура күрсәтмәсе каралды.

Җиде муниципаль хезмәткәр керемнәр турында декларацияләр тутырганда төгәлсезлекләр җибәргән. Мөһимлеге зур булмаган хаталардан – финанс оешмаларында гамәлдә булмаган иске счетлар булу, муниципаль хезмәткәрләрнең балалары укый торган уку йортларының тулы атамасы күрсәтелмәү. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләргә банклардан кредит алганда, декларациядә күрсәтелергә тиешле счет ачылуын да истә тотарга кирәк.

Моннан тыш, хезмәткәрләр керемнәр турындагы декларацияне игътибар белән тутырмый, «төп эш урыны буенча керемнәр»не һәм «башка керемнәр»не бутыйлар, аларны бер юлга берләштерәләр, ә бу хокук бозу булып санала.

Җәй көне эшләүче балаларының керемнәрен күрсәтүдә җитешсезлекләр бар. “Больничный”лар өчен түләү шулай ук төп эш урыныннан керми, ә аерым фондтан түләнә, күп кенә очракта бу керемнәр күрсәтелми. Шулай ук ата-аналарның балалар бакчасына түләү чыгымнары өчен компенсация, банк картасына туганнардан килгән финанс ярдәме, Президент Указы нигезендә балалар өчен түләүләр башка керемнәр булып санала.

Еш кына муниципаль хезмәткәрләр үзләренең ирләре яки хатыннарының финанс мәгълүматларына җавапсыз карый, шул ук вакытта нәкъ менә аларның декларацияләрендә җитешсезлекләр бик күп була. Анда иренең кайда өстәмә рәвештә акча эшләве, нинди керем алуы, оешманың дөрес атамасы, хәтта зур булмаган керем һәм озак дәвам итмәгән эш тә, финанс оешмаларындагы кредит документлары кебек үк, декларациядә тулысынча чагылдырылырга тиеш.

Әмма утырышта күтәрелгән иң зур мәсьәлә муниципаль хезмәткәрнең коммерция оешмасына өстәмә эшкә урнашу факты булды, хезмәткәр үзе бу турыда белмәгән дә. Аңа әлеге фактны тикшерү өчен полициягә гариза язарга тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X