Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Зилә Гыйззәтуллина яулаган тамашачы мәхәббәте

Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучысының иҗади эше “Мин һәм Кызыл китап” республика бәйгесендә тамашачы мәхәббәте бүләгенә лаек булган.

Зилә дүртенче сыйныфта укый һәм бәйгедә эшенең тамашачылар тарафыннан  югары бәяләнүе аның өчен көтелмәгән хәл була.

-Зилә Гыйззәтуллина укуга бик җаваплы карый һәм мәктәптә уздырыла торган чараларда актив катнаша, - диде укучысы турында сыйныф җитәкчесе Гөлия Хәйруллина. – Технология дәресләрендә ул һәрвакыт барысын да пөхтә итеп эшли, куйган максатына ирешә. Республика биоресурслар буенча дәүләт комитеты “Мин һәм Кызыл китап” балалар эшләнмәләре бәйгесен игълан иткәч, мәктәптән тыш эшләр үзәге безгә мөрәҗәгать итте һәм кандидат сайлауда икеләнүләребез булмады. Без Зилә белән Татарстанның Кызыл китабын өйрәндек һәм кул эшләнмәсе буларак ысылдавык аккошны сайлап алдык. Соңгы елларда аккошның бу төре республиканың зур сулыклары булган барлык районнарында билгеләп үтелә һәм аның сакланышы даими контрольгә мохтаҗ. Аккошлар – тугрылык символы, шуңа күрә пар аккош ясарга карар иттек.    

Бәйге мәктәпкәчә яшьтәге һәм республика белем бирү учреждениеләрендә белем алучы, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр, мүкләр төре буенча ике номинациядә уздырылды. Анда 522 учреждениедән 2170 бала катнашты. Шунысы куанычлы: җиңүчеләр һәм призерлар арасында Зилә Гыйззәтуллина да бар. Кече яшь категориясендә (1-4 сыйныфлар) “ТРның Кызыл китабына кертелгән хайваннар” номинациясендә ул тамашачы мәхәббәтенә лаек булды.

-Бу эшләнмәне ясарга миңа әнием ярдәм итте, - дип Зилә тыйнак кына елмая.- Биредә кәгазь, пластмасса, фасоль бөртекләре, чыбыклар, пенопласт һәм кош каурыйлары кулланылды...

Карап торышка гади генә кебек тоелган материаллардан чәчәкләр белән әйләндереп алынган күл, мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылыкны гәүдәләндерүче ике аккош ясалган. Зилә биш балалы гаиләдә үсә, әнисе Альбина өйдәге төрледән-төрле мәшәкатьләрдән һәм “Салават күпере” балалар бакчасындагы эшеннән тыш, балалары иҗади яктан да үссеннәр өчен, аларга төрле яклап ярдәм итәргә дә өлгерә. Шуңа күрә Зиләгә адреслаган котлауларыбыз  белән бергә аның әнисен дә якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X