Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Затон мәктәбе укучысы фәнни конференция призеры булды

Илебезнең төрле төбәкләреннән 140 тан артык укучы «Фәнгә адымнар» Бөтенроссия фәнни-белем конференциясендә катнашты. Безнең районны Затон урта мәктәбе укучысы Елизавета Крюкова тәкъдим итте.

Ул «Куйбышев Затонында су сыйфатын бәяләү» дип аталган эшне әзерләгән, шуның белән «Биология һәм химия» секциясендә чыгыш ясады. Лиза жюриның барлык сорауларына да төгәл җавап бирде һәм номинациядә көмеш призер буларак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев