Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Йөрәгемне балаларга бирәм

Тәрбиячесез бер көн дә яшәп булмый- әлеге шигырь юллары узган сишәмбедә район үзәгенең "Салават күпере" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында үткәрелгән "Ел тәрбиячесе- 2015" конкурсының төп асылы булды. Конкурс дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарын, педагогик җәмәгатьчелек игътибарын хәзерге социаль- икътисадый шартларда мәктәпкәчә белем бирүне үстерү...

Тәрбиячесез бер көн дә яшәп булмый- әлеге шигырь юллары узган сишәмбедә район үзәгенең "Салават күпере" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында үткәрелгән "Ел тәрбиячесе- 2015" конкурсының төп асылы булды.

Конкурс дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарын, педагогик җәмәгатьчелек игътибарын хәзерге социаль- икътисадый шартларда мәктәпкәчә белем бирүне үстерү проблемаларына җәлеп итү максатында үткәрелә. Аның төп бурычы- инновацион алымнарны ачыклау һәм хуплау, сәләтле укытучыларны ачыклау, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату. Конкурс оешкан төстә, игътибарны җәлеп итәрлек, бәйрәм төсендә узды. Анда 8 тәрбияче- Оксана Киселева, Наталья Зиннәтова, Екатерина Сычева, Ольга Будилова, Ильмира Ишанова, Рәшидә Шиһабиева, Ильмира Моталипова, Айгөл Морадимова катнашты. Алар арасында тәҗрибәле тәрбиячеләр дә, шулай ук әле эш тәҗрибәсе зур булмаган яхшы, ләкин үзләрен яктан күрсәтеп өлгергән яшь тәрбиячеләр дә бар иде. Чараны сәламләү сүзе белән балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыймадиева ачты, барысына да уңышлар теләде. "Бу конкурста кайсыгыз җиңүче булуга карамастан, сез иң яхшылар, талантлы тәрбиячеләр",-диде ул. Алыштыргысыз музыка җитәкчеләре Фәридә Зарипова һәм Ралия Биккенина "Усатый нянь" кинофильмындагы музыка аша һәркемне балачакка яраткан беренче тәрбиячесе, бакчадагы күңелле иртәләр, эремчек запеканкасын искә төшерде. Аннары катнашучылар арасында жирәбә үткәрелде. Әлеге сөйкемле, чибәр ханымнар күзләрендә дулкынлану- лаеклы чыгыш ясау теләге чагылды. Конкурс программасы биш биремнән гыйбарәт иде. Катнашучылар иҗат презентациясендә үзләре, гаиләләре, яраткан шөгыльләре, балалар тәрбияләү эшчәнлегенең өстенлекле темасы хакында сөйләде, хикәяләү слайдлар белән тулыландырылды. Экологик юнәлеш һәм тел белеме бирү тәрбиячеләрнең төп темасы булды. Икенче бирем балалар белән педагогик чара үткәрүдән гыйбарәт иде. Анда тәрбияченең методик яктан хәбәрдарлыгы, төркемдәге балаларны сайланган тема белән кызыксындыруы, аралашу культурасы, балаларның активлыгын күтәрү бәяләнде. "Балалар белән әкияти кышкы урманга сәяхәт" тамашасы, "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү, татар халкының "Мәликә" уены, шулай ук тозлы камырдан сыннар ясау, су белән эксперимент зур тәэсир калдырды. Өченче биремдә аерым бер килеп туган педагогик хәлдән чыгу юлын эзләделәр. Иҗат конкурсында һәр тәрбияче үз талантын- бии, җырлау, сәнгатьле итеп шигырь уку осталыгын күрсәтте. Аннары "Оста куллар" дип исемләнгән өй эшен- үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне һәм пешергән камыр ризыклары, салатлар тәкъдим иттеләр. Конкурста катнашучы һәркем бар осталыгын куйган. Фантазияләренә сокланмый мөмкин түгел. Жюри әгъзасы Светлана Хисмәтуллина барлык бирем йомгаклары буенча нәтиҗәләрне игълан итте. Ольга Будилова 2015 елның иң яхшы тәрбиячесе булды, икенче урында аңардан азга гына калышып Наталья Зиннәтова чыкты, өченче урында- Рәшидә Шиһабиева. Светлана Альберт кызы аларга киләчәктә дә уңышлар, яңа идеяләр теләде. Җиңүчеләргә грамоталар, рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев