Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Район мәдәният йортында «Нечкәбил-2023» бәйгесенең зона этабы узды

Бәйгегә республиканың җиде районыннан катнашучылар килде.

Кунакларны һәм тамашачыларны район башлыгы Наил Вазыйхов сәламләде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы РОО президенты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова конкурста катнашкан – мәхәббәт һәм тугрылыкның лаеклы үрнәге булган гаиләләрне котладылар.

Бу көнне сүз конкурста катнашучылар турында гына бармады. Биредә алтын юбилейларын билгеләп үткән парлар, бергә озын гомер юлы узган гаиләләр, район үсешенә зур өлеш керткән лаеклы балалар тәрбияләгән ата-аналар турында сөйләделәр. Болар – Куйбышев Затоныннан Семеновлар һәм Иске Барыштан Галимуллиннар гаиләләре. Быел алар алтын юбилейларын билгеләп үтәләр. Валентина һәм Алексей Логиновлар гаиләсенә Ватанны саклаучы лаеклы ул тәрбияләгән өчен хәрби частьтән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Кама Тамагы мәктәбе укучысы Диләрә Шәмсиева экология белән мавыга, ул табигатьне саклау акцияләрендә актив катнаша. Бу эштә аңа әнисе ярдәм итә. Ә Рудник мәктәбе укучысы Алия Әхмәтҗанова сәнгатьне үз итә. Ул вокал белән шөгыльләнә һәм биредә әнисе Тәскирәнең өлеше зур. Кызлар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм ярдәм иткәнннәре өчен әниләренә  рәхмәт белдерделәр.

Балалар киемнәре җитештерүче «Ирэн» тегү остаханәсе җитәкчесе мәктәп формасының яңа коллекциясен тәкъдим итте.  Кама Тамагы мәктәбе укучылары подиумга модель буларак чыктылар, алар үз бурычларын бик яхшы үтәделәр.

Аннары конкурста катнашучыларга сүз бирелде. Алар барысы да үз гаиләләре турында видеолар әзерләгән. Анда гаилә әгъзалары белән таныштырырга, гаиләнең традицияләре һәм казанышлары турында сөйләргә, гаиләнең үз тарихын никадәр тирәнтен белүен күрсәтү өчен шәҗәрә агачы төзергә кирәк иде.

Барлык гаиләләр дә бу эшкә иҗади якын килделәр. Барысы да өч минутлык роликта зур күләмдә мәгълүмат бирде – үз эшләре һәм казанышлары, әби-бабалары һәм балалары турында горурланып сөйләделәр.  

«Нечкәбил - 2023» бәйгесенең сайлап алу турында барлык җиде гаиләгә «Татарстан – көчле гаиләләр территориясе» акциясе дипломнары тапшырылды.

Аннары 21 жюри әгъзасы алар белән шәхсән әңгәмәләр үткәрде, анда гаиләләр үзләре, йортлары һәм мавыгулары турында тулырак сөйләде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев