Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Татарстан казанышлары – хикәя һәм фотографияләрдә

Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала. Республикабызының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы...

Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала. Республикабызының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы булуы шәхесләр тормышы, фикер төрлелеге белән билгеләнә.

Бүген Татарстанның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә югары дәрәҗәләргә ирешүендә республикада яшәүче һәр кешенең өлеше бар. Бәйгегә килгән эшләргә һәм фотосурәтләргә төрле номинациядә бәя биреләчәк. "Лидерлык һәм үсеш", "Инновацион Татарстан", "Кунакчыл Татарстан", "Интеллектуаль Татарстан" кебек номинацияләрдә катнашучылар үзләрен һәм республика казанышларын төрле яклап ача ала.

Конкурска материаллар 2015 елның 4 сентябренә кадәр mail@leader.tatar адресы буенча кабул ителә. Нәтиҗәләр 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Бәйге турындагы тулырак мәгълүматны http://leader.tatar/ сайтында алырга мөмкин.

Конкурс "Президент белән бергә" республика иҗтимагый оешмасы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X