Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Татар малае – 2015

Мәктәптә үткәрелә торган дәрестән тыш чаралар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Моңа кичәләр, сыйныф сәгатьләре, түгәрәк эшләре керә. Алар әхлакый һәм тәрбияви яктан уңай нәтиҗә бирә. Кама Тамагы татар урта мәктәбенең актлар залында 4, 5, 6 сыйныфларның малайлары "Татар малае - 2015" бәйгесендә катнашты. Ул дүрт бүлектән торды. "Үзем...

Мәктәптә үткәрелә торган дәрестән тыш чаралар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Моңа кичәләр, сыйныф сәгатьләре, түгәрәк эшләре керә. Алар әхлакый һәм тәрбияви яктан уңай нәтиҗә бирә.

Кама Тамагы татар урта мәктәбенең актлар залында 4, 5, 6 сыйныфларның малайлары "Татар малае - 2015" бәйгесендә катнашты. Ул дүрт бүлектән торды. "Үзем турында үзем" бүлегендә малайлар үзләре турында сөйләде. Эрудитлыкка сораштыруда логик фикерләүгә биремнәр булды, пантомима күрсәттеләр. "Минем яраткан шөгылем" дә малайлар турында бик күп белдек. Һәркем сыйныфташларына көч биреп торды. Бүлекләр арасында кызлар аларга матур җырлар бүләк итте. Бәйге ахырында жюри рәисе Гыйниятова Э.И. катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

"Татар малае - 2015" исеменә 5 сыйныф укучысы Хәйруллин Дәниф, "Иң тырыш малай" - Зәйнуллин Илсаф, "Иң сәләтле малай" - Гыйбадуллин Илфар, "Иң көчле малай" - Мостафин Илхар, "Иң җитез малай" - Федоров Тимур, "Иң тапкыр малай" исемнәренә Миңнеҗанов Фаил лаек булды. Җиңүчегә диплом, барлык катнашучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

Мондый бәйгеләр укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә стимул булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев