Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

“Тарихка сәяхәт” республика конкурсында җиңүчеләрне Казанда бүләкләделәр

Узган атнада "Миллениум" отелендә "Тарихка сәяхәт" дип исемләнгән V республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурсны оештыручы- туризм буенча ТР Дәүләт комитеты. Конкурска Татарстанның 33 муниципаль районыннан 137 заявка кергән. Безнең районнан конкурста Затон, Иске Казиле, Красновидово һәм Рудник урта гомуми белем бирү мәктәпләре катнашты. Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей...

Узган атнада "Миллениум" отелендә "Тарихка сәяхәт" дип исемләнгән V республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурсны оештыручы- туризм буенча ТР Дәүләт комитеты.

Конкурска Татарстанның 33 муниципаль районыннан 137 заявка кергән. Безнең районнан конкурста Затон, Иске Казиле, Красновидово һәм Рудник урта гомуми белем бирү мәктәпләре катнашты. Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов котлау сүзендә билгеләп үткәнчә, ул балалар һәм яшьләр өчен туризм өлкәсендә төп республика күрсәткече. "Бу конкурс кысаларында булдырылган проектлар Россиянең башка төбәкләре арасында һәм, гомумән, дөньяда Татарстан Республикасының конкурентка сәләтлеген арттыру өчен бик әһәмиятле. Безнең уртак бурыч- илдә туризмны үстерү буенча алдынгы, энергияле, креатив һәм кунакчыл төбәк булып калу. Без сезнең проектлар республикада туризмның тагын да тизрәк темплар белән үстерүгә ярдәм итәр дип ышанабыз. Конкурста югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, эшче яшьләр, шулай ук яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Конкурс алты номинация буенча үткәрелде. Рудник урта мәктәбе "Актив туризм һәм ял" номинациясендә "Ял көне туры - Кама Тамагы- Идел буе җәүһәре" темасы буенча призлы урыннарның берсен яулады. Проект өстендә бишенче сыйныф укучысы Камилә Хәсәнова (җитәкчесе Анастасия Миңнегалиева) һәм 6 сыйныф укучысы Алинә Хөсәенова (җитәкчесе Гөлүсә Хәсәнова) эшләде, алар республикада өченче урынны яулады. Проект ял көннәрендә табигатьтә ял итәргә теләүчеләр өчен эшләнелгән. Ял итүчеләр Антоновка чокырларында, Лобач тавында, Сөйки мәгарәсендә һәм "Булгария" корбаннары мемориаль комплексында була. Укучылар зур әзерлек эше башкарган. Югарыда әйтелгән урыннарда булудан тыш, алар районда бер турист өчен ял итү чыгымнары сметасын да эшләгән. Барлык номинациядә җиңүчеләр декабрь ахырында үткәреләчәк "XXI гасыр туризмы" республика конкурсы бүләкләү тантанасына чакырыла. Конкурста катнашучылар туризм буенча ТР Дәүләт комитетының махсус диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев