Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Серең белән уртаклаш

Чүпрәле районында «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең зона этабы узды.

Чара Гаилә елы кысаларында оештырылды. Анда Тәтеш, Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Чүпрәле муниципаль районнарыннан алты ата-аналар комитеты катнашты.  
Безнең район данын Рудник урта мәктәбенең ата-аналар комитеты яклады.

Ата-аналар комитетлары өч сынауда катнашты: «Безнең күңелле тату сыйныф!» дип аталган визит карточкасын тәкъдим итү; «Тату сыйныф серләре» күргәзмәсен һәм «Бердәм тәрбия мохите» иҗади проектын яклау. Конкурс сынауларында иҗади идеяләр, артистлык сәләте, оригинальлек һәм бердәмлек бәяләнде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ата-аналар комитетлары катнашындагы «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесе – балаларының иң яхшы сыйфатларын ачарга һәм аларны үстерергә омтылучы ата-аналар белән очрашу, башка актив ата-аналар белән тәҗрибә уртаклашу өчен искиткеч мөмкинлек. Бу бәйге инде күптәннән иҗади ачышлар, педагогик илһам һәм осталык белән тулы чын бәйрәмгә әверелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Рудник урта мәктәбенең ата-аналар комитеты икенче урынны яулады һәм ярымфиналга үтте. 

«Безнең мәктәп ел саен, 2017 елдан башлап, әлеге конкурсның муниципаль этабында беренче урынны ала. Бу вакыт эчендә без күп тапкыр зона этабын уздык һәм республика этабында катнаштык. Педагогларга да, ата-аналарга да әлеге бәйге ошый. Командабыз бик көчле һәм тату. Болар – мәктәп җитәкчелеге, тәрбия буенча директор киңәшчесе, укучылар һәм укытучылар, сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы һәм, әлбәттә инде, безнең хөрмәтле ата-аналарыбыз. Бу җиңү артында гаять зур хезмәт, көндәлек репетицияләр тора. Шуңа күрә балаларына ярдәм итәргә һәм үз сәләтләрен күрсәтергә һәрвакыт әзер булган ваемсыз булмаган гаиләләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Команда уңышлы чыгыш ясады, катнашучылар үз осталыкларын 100 процентка күрсәтте. Командага финанс ярдәме күрсәткән иганәчеләребезгә рәхмәт. Болар – «Гипс компаниясе» ҖЧҖ, «АР-Строй» ҖЧҖ һәм И.А. Гыйльфанов. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телибез», - дип тәэсирләре белән уртаклашты мәктәп директоры Гөлүсә Хәсәнова. 

Рудник урта мәктәбе командасын котлыйбыз һәм аларга ярымфиналда уңышлар телибез, без аларның җиңәчәгенә ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев