Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Сәхнәдә гаилә белән бергә

Буа шәһәрендә «Без тарихта эзлебез - Эхо веков в истории семьи» республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды, анда безнең районнан күп балалы гаилә катнашты.

– «Без тарихта эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестиваленең зона этабында безнең районны Олы Кариледән Зыятдиновлар гаиләсе тәкъдим итте, - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева. – Зыятдиновлар – шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләр, ә кичә алар Буада үзләренең шәҗәрә агачы турында сөйләделәр, иҗади презентация һәм үз куллары белән әзерләгән милли ризыкларны тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең әлеге этабында безнең зонаның һәр районыннан барлыгы сигез гаилә катнашты.

Республикада 2019 елдан бирле ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә торган фестивальнең максаты – буыннар дәвамчанлыгын саклап калу, гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселеңнең, халкыңның һәм туган ягыңның тарихын өйрәнүне стимуллаштыру, республикабыз халыкларының гореф-гадәтләрен торгызу.

Безнең газетаның Олы Кариледә яшәүче Зыятдиновлар турында күп тапкыр язганы бар, әлеге зур һәм тату гаилә районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында катнашуда зур тәҗрибәгә ия.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Тәтеш районы гаиләсе алган, икенче урында – Чүпрәле районы, өченче урынга Буа районы гаиләсе чыккан. Зиятдиновлар гаиләсе зона этабында катнашучы дипломы белән билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев