Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Шахматны гаилә белән уйныйлар

«Акчарлак» спорт комплексында «Буыннар бәйләнеше» дигән девиз астында шахмат ярышлары узды.

Ярышларны пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.

«Буыннар бәйләнеше» дигән девиз очраклы гына сайлап алынмаган. Бу юлы шахмат турнирында гаиләнең өч буыны – балалар, аларның әти-әниләре һәм бабайлары көч сынашты.

Яшьтәге һәм уен дәрәҗәсендәге аермалыкларга карамастан, аларның барысын да шахматны ярату берләштерде.

Исегезгә төшерәбез, турнирның беренче этабында республиканың шәһәр һәм районнарында 3 кешедән торган гаиләләр катнаша ала (районда теркәлгән һәм биредә даими яшәүче 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге бабай, 55 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге әби; әти яки әни, 14 яшькә кадәрге бер бала.

Чараны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов ачты. «Шахмат – ул интеллектуаллар спорты. Районыбызда бу уенны гаиләләре белән яратучылар булу сөендерә”, - диде ул.

СФРның клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе (әлеге хезмәт базасында район пенсионерлар берлеге эшли) Илмир Гыйльметдинов ярышларда катнашучыларны сәламләп, катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да уңышлар теләде.

Аннары төрле яшь төркемнәрендә ярышлар башланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Сабировлар гаиләсе командасы җиңү яулады. Алар безнең районны ярышларның Буада узачак зона этабында тәкъдим итәчәкләр.

Икенче урынны Куйбышев Затоныннан Галиуллиннар гаиләсе яулады. Өченче урында – Кама Тамагыннан Шакировлар гаиләсе.

Ә без укучыларыбызны бу интеллектуаль уенның җиңүчеләре белән якыннан таныштырырга телибез.

Гаилә командасының иң кече уенчысы – Камил Сабиров, Кама Тамагы урта  мәктәбенең 8 сыйныфында укый, аңа 14 яшь. Ул шахмат ярышларында даими катнаша һәм һәр очракта да яхшы нәтиҗәгә ирешә.

Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Фәүзия Иванова ел саен район командасын озата бара һәм зона ярышларында катнашучылар өчен җан ата: «Камил узган ел мондый ярышларда катнашкан иде һәм барлык көндәшләрен дә җиңде. Нәтиҗәдә безнең команда икенче урынны яулады. Быел Сабировлар гаиләсе республика турнирының финалына чыгып, яхшы нәтиҗә күрсәтер дип өметләнәбез, мин аларга зур өметләр баглыйм!»

Күп балалы Сабировлар гаиләсе башлыгы Олег Шаһит улы 15 яшеннән шахмат белән мавыга. Аларның гаиләсендә һәрвакыт шахмат уйныйлар, ләкин әтисе улы белән мондый ярышларда беренче тапкыр катнашты.

Камилнең әнисе Наталья Сабирова олы улының кечкенәдән шахмат белән мавыгуы турында әйтте: «Без фикерләү сәләтен үстерә торган төрле уеннар сатып алдык, башта аңа шашка уйнау ошады, аннары Камил шахмат уйнарга өйрәнде һәм бу уенның фанатына әверелде. Күп вакытын ул танылган шахматчыларның партияләрен өйрәнеп үткәрә, китаплар укый, интернеттан мәгълүмат эзләп таба.

Гаилә командасының иң өлкән уенчысы Шаһит Сабиров, аңа 74 яшь. Шаһит Җиһаннур улы әлеге спорт төре белән 20 яшьтән мавыга. Һәрвакыт һәвәскәр буларак уйный, ярышларда беркайчан да катнашмаган, әмма оныгы үсә төшкәч, бабасына уйнавын камилләштерергә, форманы сакларга, ешрак һәм остарак уйнарга туры килә башлаган.

Зона этапларында беренче урыннарны яулаган җиңүче гаилә командалары арасындагы финал ярышлары 1 мартта Казанда узачак. Анда Татарстанның иң көчле командалары җыелачак. Финалга үтү өчен, без Сабировлар гаиләсенә зона этабында уңышлар һәм җиңү телибез!

Шахматны популярлаштыру һәм мондый турнирлар уздыру бик мөһим, чөнки шахмат катлаулы уен гына түгел, логика һәм стратегик фикерләүне үстерә торган тулы бер сәнгать…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев