Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Резедә диплом алып кайтты

Затон урта мәктәбенең чыгарылыш укучысы Резедә Зиннәтуллина "Яшел Республика" фотоэшләр республика конкурсының "Экологик марафон" номинациясендә III дипломга ия булды. Резедә фотогоа төшерү белән күптәп шөгыльләнүе турында әйтте. Интернет аша ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы, "Татарстан Республикасында иреклелекне үстерү үзәге" республика яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм "Татарстан Республикасында "Лукойл" хәйрия...

Затон урта мәктәбенең чыгарылыш укучысы Резедә Зиннәтуллина "Яшел Республика" фотоэшләр республика конкурсының "Экологик марафон" номинациясендә III дипломга ия булды.

Резедә фотогоа төшерү белән күптәп шөгыльләнүе турында әйтте. Интернет аша ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы, "Татарстан Республикасында иреклелекне үстерү үзәге" республика яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм "Татарстан Республикасында "Лукойл" хәйрия фонды оештырган конкурста катнашу тәкъдимен таба. Үз эшләрен шунда җибәрә һәм аңа ахыргы этапта катнашырга тәкъдим итәләр. Ул Болгар шәһәрендә 26-27 июньдә үткәрелде. "Бекз барлыгы 60 кеше идек,- ди Резедә, - без үз проектларыбызны якладык, аннары урныда яңаларын эшләдек. Конкрусны оештыручылар аларның барысы да гамәлгә куелачак, дип вәгъдә итте". Дипломнан тыш Резедә катнашучы сертификаты һәм аңа бик тә кирәк булган заманча цифрлы "Никон" фотоаппараты ала. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев