Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Районны уңышлы тәкъдим иттеләр

Апаста «Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды. Районыбыз исеменнән үзәк район хастаханәсенең теш табибы Илһам Гыймадиев һәм эшмәкәр Татьяна Азанчеева чыгыш ясады.

Илһам Исмәгыйль улы 20 елдан артык үзәк район хастаханәсендә хезмәт куя. Казан медицина көллиятен тәмамлагач, Илһам туган авылына кайта һәм шуннан бирле үзәк район хастаханәсендә эшли. Бу еллар эчендә ул югары квалификацияле тәҗрибәле табибка әверелде.

Илһам Исмәгыйль улы эш белән бер үк вакытта зур иҗтимагый йөкләнешкә дә ия.  Ул үзәк район хастаханәсенең беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты әгъзасы. Моннан тыш, участок сайлау комиссиясен җитәкли, профессиональ һәм спорт чараларында катнаша, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр. Актив тормыш позициясенә ия булганга, районыбызда яшәүчеләрнең күбесе аны белә һәм хөрмәт итә.

Татьяна Азанчеева ритуаль хезмәтләр күрсәтү бизнесында инде сигез ел.

- Мин балачакта патологоанатом булырга хыялландым, әмма насыйп булмады, шулай да барыбер һөнәрем тормышыбызның бу өлеше белән бәйле, - ди Татьяна. - Сүз уңаеннан, минем бабам Владимир Васильевич Макаров та ритуаль хезмәтләр күрсәткән, ул вакытта бу алай дип аталмаса да, бабам табутлар ясаган һәм каберләр казыган.

Мин үз презентациямдә бу эш белән ир-ат кына түгел, хатын-кыз да шөгыльләнә алуын күрсәтергә тырыштым, һәм, гомумән, ир-ат һәм хатын-кыз һөнәрләре арасындагы чик инде күптән юкка чыкты.

Илһам Гыймадиев һәм Татьяна Азанчеева «Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабында катнашучыларның димломнары белән бүләкләнделәр. ‎

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев